ҖАНКИСӘККӘЕМ / СВЕТ МОИХ ОЧЕЙ
До начала осталось:
ҖАНКИСӘККӘЕМ / СВЕТ МОИХ ОЧЕЙ
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

Ул бик күпләрнең күңелендә милләт анасы Мөхлисә Бубый образында яши.

Җомга 14.05.2021

Ул бик күпләрнең күңелендә милләт анасы Мөхлисә Бубый образында яши. Хәер, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина нинди генә язмышлы, нинди генә холыктагы аналарны тудырмаган икән! Чыннан да, кайда гына очратсаң да, аңардан әни җылылыгы бөркелә, аның белән сөйләшүдән күңел тынычлыгы алып була. Быел яраткан артистыбызга Тукай премиясе тапшырылды. Ярты гасырдан артык сәхнәгә хезмәт өчен лаеклы бүләк бу. Әлеге тырышлык артында нәрсә ята? Дания апаның бәхете һәм бәхетсезлеге нәрсәдә – ихлас әңгәмәдә әнә шулар ачылды.

Блиц-сораулар

– Бәхет ул –

– исәнлек-саулык. Якыннарыңның исән булуы.

– Үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?

– Әйтә алам. Кызым Айсылуны югалтудан канатым гына сынык.

– Театрда нинди спектакльләрнең күбрәк булуын теләр идегез?

– Тарихи шәхесләр турында спектакльләр күбрәк булсын иде. Милли үзаң түбән, татар баласы татарлыгыннан ояла дибез, димәк горурланырлык шәхесләр тәэсирендә тәрбия җитми.


– Дания апа, сез – төрле чорлар кичергән кеше. Совет заманы, үзгәртеп корулар, хәзерге катлаулы заман… Ул татар телен саклау җәһәтеннән дә четерекле. Ничек уйлыйсыз: хәзерге шартларда милли үзаңны үстерү, ана телен саклап калу – мөмкин эшме?

– Мин өметне өзмим әле. Чөнки тел һәм милли үзаңны дәүләт дәрәҗәсендә кайгырту бар. Президент каршында махсус комиссия оешты, күптелле мәктәпләр салына башлады, хатын-кызларның «Ак калфак» оешмасы тагын да активрак эшли башлады. Ул бит бөтен дөньядагы татарларны берләштерә. Билгеле, татар теле дәресләренең азаюы күңелне тырнап тора, миңа калса бу вазгыять тә уңай якка үзгәрер әле. Без инде мондый чорларны үткәрдек. Мин урыс мәктәбендә укыдым, өйдә үз телебездә сөйләшә идек.

– Сез – шәһәр баласы, урыс мәктәбендә укыган, ә телегез шулкадәр камил. Юкса бит калада туганнарның фикерләве урысча, диләр…

– Минем гаиләдә урысча сөйләшү булмады. Без Кабан күле кырыенда, Калинин бистәсендә яшәдек. Анда татарлар да, урыслар да яши, әмма безнең тирәдә ике телне бутап сөйләшү булмады. Әтиләр туган җанлы, бездә мәҗлесләр еш була иде. Анда җыры да, биюе дә була, җәй көннәрендә урамга чыгып бииләр иде. Мин бит кечкенәдән биергә яраттым. Сәнгатькә дә бию аркасында килдем. Казанның бию түгәрәге булган нинди мәдәният йорты бар – шуларның барысын да йөреп чыкканмындыр. Гимнастика белән дә шөгыльләндем. Анысын бер кеше дә өйрәтмәгән инде аның. Мәктәптә республикакүләм смотрлар  булса, аларда бию һәм гимнастика буенча катнаша идем. Бию мине театр училищесына алып килде.

– Бии-бии укырга кердегезме?

– Алай җиңел генә булмады шул. 5 нчедән алып 9 нчы сыйныфка кадәр гел бию түгәрәгенә йөрсәм дә, беренче елны укырга керә алмадым. 8 нче сыйныфны тәмамлаган ел иде ул, театр училищесына укырга чакыру игъланын күрдек. Әмма имтиханга этюд, мәсәл, шигырь cөйләргә әзерләнмәгәнмен. Шулай да, чирканчык алу файдага булды: анда беренче курста укучы Гүзәл исемле кыз белән таныштым. Ул мине кыш буе имтиханнарга әзерләде һәм имтихан алучылар туктатырга тырышса да, туктама, чыгышыңны ахырына кадәр җиткер, дип кат-кат тукыды. Бәхеткә, җәй көне тагын имтиханнар булды. Мин яңадан бәхетне сынап карадым. Сынаулар Горький клубында үтте. Комиссиядә Ширияздан Сарымсаков утыра. Ширияздан абый шигырь сөйләтте, этюдлар башкарырга кушты, ахырдан җырлый беләсеңме, дип сорады. Белмәсәм дә, әйе, дип җавап бирдем. Ул чорда «Сәхрәләрдә ялгыз йөргән чакта» дигән җыр бик популяр иде. Җырлый белмәсәм дә, сузып-сузып башкарам. Ширияздан абый бер куплеттан соң: «Сеңлем, туктасаң да була инде», – ди. Ә бит теге кыз, туктама, дип кисәтте, шуңа күрә күңелгә «туктасам, кабул итмәсләр» дигән курку кереп оялаган. Аллага тапшырып, икенче куплетны башладым. Ширияздан абый: «Зинһар, тукта инде!» – дип кычкыра. Туктау кая, өченче куплетны башладым! Бөтен комиссия  егыла-егыла көлә, соңыннан сөйләделәр: ишек артында торган абитуриентлар да көлеп хәлдән тайган. Көч-хәл белән җырлап бетереп, Ширияздан абыйга карасам, зур кулъяулыгын чыгарып, битенә каплаган. Әллә көлә, әллә елый шунда, булды, сеңлем, тукта дип кулын болгый. Ничек булса да булды, тәки ул елны укырга алдылар бит.

–  Беренче ролегез хәтерегездәме?

– Ширияздан абый Камал театрының баш режиссеры иде ул вакытта. Икенче курста укыганда ул мине Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектакленә Зөбәрҗәт роленә алды. Миңа әле 18 генә яшь ул чакта. Ике атна репетиция ясаганнан соң, режиссер мине Шәфәкъ роленә күчерде. Көчле драматик образ иде бусы.  Шунда театр труппасы алдында беренче сынауны үттем. Уңышлы үткәнмендер, укуны тәмамлаганнан соң академия театрына эшкә алдылар. Иҗади язмышым шулай башланды…

Мин гомерем буе Ширияздан абыйга рәхмәт укыдым. Әгәр дә ул мине шушы роль белән сәхнәгә чыгармаган булса, бәлки, язмышым башкача булган булыр иде. Группадан академия театрында берүзем калдым. Ул елларда театрда иң яше идем. Артист буларак иң беренче рольне исә Марсель Сәлимҗанов бирде. «Миркәй белән Айсылу»  спектаклендә Айсылу роле иде ул.

– Күбесенчә фаҗигале рольләр башкаргансыз. Алардан соң күңелдә авыр хисләр калмыймы?

– Мин бит аңа эш дип карыйм. Сәхнәдә эшлисең, тормышта ул образны калдырасың. Режиссерлар әйткәнне үтәргә тырышам, образларымны җентекләп эшләргә ярата идем. Фаҗигале язмышларны да, кыю хатыннарны да уйнадым. Аннан соң төрле язмышлы әниләр роле китте. Беренче ролем истәлеге булсын дип, кызыма Айсылу исемен куштым. Менә шул үкенеч булып калды. Айсылу спектакльдә суга батып үлә, минем Айсылуым да яшьли китте… Өлкән артистлар кисәткән иде дә, яшь вакытта әллә ни ис китмәгән, күрәсең…  Минем әле дә еламаган көнем юк, хәзер инде зиратка барып юанырга калды…


Кыз бала – кыз бала шул инде, безнең Айсылу белән сөйләшеп сүзебез бетми иде. Тормышта таянычым булды, җылы күңелле, ярдәмчел иде. Иптәшләренә булыша, дәртле, тормышны ярата торган кеше иде.

Ана рольләре кадерле. Беренчесе – Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендә унике бала анасы иде. Аннан «Дивана» спектаклендәге ана.  Тора-бара Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклендә милләт анасы… Минем өчен аеручы катлаулы роль булды, чөнки тарихи шәхес. Мөхлисә Бубый турында бик күп укырга, әзерләнергә туры килде. Бердәнбер хатын-кыз казыебызның язмышы да катлаулы. Гыйлемле, нык, туры сүзле… Сәхнәдә андый көчле шәхесләрне тудыру җиңел генә булмый. Авыр булды, аңа алыну да бердәнбер кызымны югалткан айга туры килде. Баштарак ул рольдән баш тарткан идем, ләкин Шамил Закиров, Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйни нык тордылар. Айсылуның кырыгыннан соң акрын гына эшли башладым… Эшем бит инде бу дип, акрынлап үземне кулга алырга тырыштым. Өч ай әзерләдек бу спектакльне. «Үлеп яратты»ны бик яраттылар, хәзер дә сагыналар. Килеп, нигә репертуардан алдылар, дип тә сорыйлар.

– Сез шул спектакльдән соң Мөхлисә Бубый булып калдыгыз инде.

– Әйе, шулай диделәр. Кайда гына уйнамадык без аны. Татарстан районнарында монологларын укып йөрдем, төрле конференцияләрдә Мөхлисә Бубыйдан өзек уйнавымны сорыйлар иде.

– Дания апа, сезне сәяхәт итәргә ярата, диләр.

– Дөньяның 15 илендә булдым, узган ел гына читкә чыгып булмады, аңа кадәр ел саен бер илгә бара идем. Бервакыт телевизордан Парижның Эйфель манарасын күрсәтәләр. Их, менә шушы манарага менсәм иде, дип теләк теләдем. Теләгем фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килгән, күрәсең. Алай да, беренче сәфәрем үк Франциягә булмады, Югославиягә бардым. Соңрак Парижны аркылыга-буйга йөреп чыгарга насыйп булды. Югославиягә актерлар йорты юллама биргән иде, Мәскәү артистлары белән 13 көн эчендә берничә илне күреп кайттык. Искиткеч тормыш, тарихның сакланышы… Анда без күрмәгән нәрсәләр дә байтак булды. 1987 еллар иде бу, Югославиядә пластик шешәләр күреп шаккаттык. Ул чакта бездә алар юк. Юл читендә аунап яткан шешәне алып, Әдрән диңгез суын тутырып алып кайттык. Беләзек сыман нәфис сәгатьләр җыеп кайттым. Шуннан башланды инде. Тора-бара чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән очраклы очрашып яисә алар мине эзләп табып, кунакка чакыра башладылар. Шулай итеп Парижда Әлфия дустым барлыкка килде. Сөйли китсәң, андый танышлар да шактыйга җыела икән… Алла боерса, чикләүләр кермәсә, Дубайга барырга ният итеп куйдым әле.


– Тукай премиясен сәяхәткә тотачаксызмы?

– Сәяхәткә маяны кыштан туплый башлыйм. Тукай премиясе исә көтелмәгәндә килде. Мин – гомумән, булганына шөкер итеп яши торган кеше. Бу премиягә өметләнмәдем дә, уйламадым да. Минем өчен ул – бик лаеклы кешеләргә генә бирелә торган олы бүләк. Шалтыратып хәбәр иткәч тә, ышанмадым, шаяртмыйсызмы, дип сорадым. Дөресен әйтим, хәтта уңайсызландым да. Үз киемемне кимәгән кеше итеп хис иттем. Кирәкле кешеләр дә бар иде бит дип уйлап йөрдем. Тугыз кеше арасына эләгү дә зур эш икән бит. Күбесе – язучы, рәссамнар… Алар арасында мин кечкенә кеше кебек. Аннан очрашулар башланды. «Таяну ноктасы»нда катнаштык, Тукай музеенда очрашу булды. Үзем белән таныштырырга кушкач, 54 ел театрда эшлим дип сөйләп киттем. Шулкадәрмени дип шаккаттылар. Гадәти күренеш бит инде ул, кеше 60 ел да эшли… Әйткәнемчә, оялдым. Лерон, Марат абыйлар калды. Аның Тукай турындагы китабын укып чыктым, бергә эшләгәннәр күз алдына килде. Аның өчен бик борчылдым. Ә миңа киләләр дә, лаек сез, дип кулны кысалар… Ходай Тәгалә шундый зур шатлыкны насыйп иткән, күрәсең. Тәкъдим иткән кешеләргә рәхмәт.

– Бүген театр репертуарында булган үзегез катнашкан спектакльләр арасында аеруча кадерлесе кайсы?

– Драматург Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакле кадерле. Танылган артист Равил Шәрәфи белән  җиде сезон бергә уйныйбыз бит. Безнең яшьлегебезне талантлы яшьләр – Раил Шәмсуаров белән Ләйсән Рәхимова уйный. Җиде ел буе тулы залга бара ул. Бу – тормыш кадере, язмышлар турындагы әсәр. Ул мескен әбине бик яратам.

– Мескен әби дидегез, бәхетле хатын-кыз образы бармы рольләр янчыгында?

– «Әниләр һәм бәбиләр»дәге унике балалы әни. Ул – бәхетле хатын.

– Иң озак барган спектакль кайсысы?

– «Гөргөри кияүләре»н 25 елдан артык уйныйбыз.

– Вакыт узу белән әйләнеп кайткан спектакльләрегез бармы?

– «Миркәй белән Айсылу»да башта Айсылуны, хәзерге куелышта Айсылуның әнисен уйныйм. «Казан сөлгесе»ндә башта өлкән апаны уйнадым, аннары исә әни ролен башкардым.

– Дания апа, туган җанлы гаиләдә тәрбияләндем дидегез, хәзер дә шул мөнәсәбәтләр сакланамы?

– Туганнардан 92 яшьлек апам белән икәү генә калдык. Сигез баладан инде бу. Әти-әнигә бала югалту хәсрәте бик иртә килде. Туп артыннан РТИ заводы биләмәсенә кергән 16 яшьлек абыйны сакчы кисәтми-нитми атып үтерде. Шуннан әни мантый алмады. Ашказанында яман шеш авыруы чыгып,  56 яшендә вафат булды. Әти  икенчегә өйләнде. Без кечкенщдән мөстәкыйль булдык, үзебезгә юлны үзебез ярдык.

"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова, 15.05.2021 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес