ӨЙЛӘНӘМ.tat / ЖЕНЮСЬ.tat
Премьера
До начала осталось:
ӨЙЛӘНӘМ.tat / ЖЕНЮСЬ.tat
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

Һәрбер рольнең җитешсезлеген табам

Җомга 02.04.2021

Артист халкы иң беренче чиратта талантлы булырга тиеш, ә тышкы матурлык икенче планда. Ләкин Камал театры артисткасы Алсу Каюмова-Вәҗиевада бар нәрсә дә гармониядә, талант, тышкы кыяфәт, нәфислек дисеңме. Өстәвенә яхшы хатын, өч баласына йомшак әни дә әле. Без журналыбыз битләрендә аның да серләрен ачарга тырыштык.

– Алсу ханым, мин һәрвакыт сезнең матурлыкка, мөлаемлеккә, нәфис хатын-кыз табигатегезгә сокланам. Әйтегез әле, моның сере нәрсәдә?

– Мин үземне беркайчан да матур дип санамадым. Әгәр кешеләр мине шундый дип уйлый икән, хатын-кыз буларак, миңа моны белү бик рәхәт. Матур булуда геннар бик зур роль уйный дип уйлыйм. Хатын-кызлар гомумән ямьсез булмый инде алар, чәчен, йөзен, киемен карап йөртсә, барысы да матур булачак. Юкка гына, ямьсез хатын-кызлар булмый, бары үз-үзләрен карамый торганнары гына була, дип әйтмиләр бит.

– Артист булу теләге барлыкка килгәч, нинди роль турында хыялландыгыз? Ул тормышка аштымы?

– Үземне белгәннән бирле, артист булу турында хыялландым. Алай гына да түгел, шулай булачагына иманым камил иде. Артист булып эшли башлагач, нишләптер Екатерина II уйныйсым килде. Татар театрында эшләгәч, миңа аны уйнау насыйп та булмас. Шулай да, «Хан кызы Турандык» спектаклендә миңа Турандык патшабикә ролен бирделәр. Бу хыялым күпмедер дәрәҗәдә чынга ашты. Авыл кызы булганга микән, көчле авыл кызы ролен уйнау теләге дә бар иде. Бу хыялым да чынга ашты, чөнки мин «41нең арбалы хатыннар» спектаклендә шул рольне башкардым. Ул бик зур уңыш белән барды, халык та яратып йөрде. Зәки Зәйнуллин язган бу пьесада һәр герой тормыштан алынган, прототиплары бар, шуңадырмы, без бу спектакльдә бик яратып уйнадык. Аны Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.

– Үзегезнең кайсы ролегез белән канәгать түгел? Ни өчен?

– Артист халкы үзенең рольләре белән тулысынча канәгать булса, ул алга таба камилләшә алмас, бер урында тукталып торыр иде. Мин үзем һәрбер ролемнең җитешсезлеген табам, гел нидер үзгәртәсе килә.


– Хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Хатын-кыз йомшак җенес кешесе дигән фикер белән мин килешеп бетмим. Ул кирәк вакытта йомшак, ә кайвакыт бик көчле булырга тиеш дип уйлыйм. Үзем дә шундый булырга тырышам, мин аны махсус эшләмим, үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Хатын-кызның иң төп роле – ир хатыны һәм әни булу. Ә бу үз чиратында гаиләң, балаларың өчен җаваплылык, алар турында кайгырту дигән сүз.

– Үзегездә кайсы сыйфатларны яратмыйсыз?

– Үземдә чынлап торып яратмаган сыйфатлар бар: бик эмоциональ булу һәм тиз кызып китүем. Шул сәбәпле кешегә авыр сүз әйтеп куярга мөмкинмен, аннары бик озак үкенеп йөрим. Әлбәттә, мин үземне кулда тотарга тырышам.

– Ун елдан соң үзегезне ничек күз алдына китерәсез?

– Киләчәгемне балаларымнан башка күз алдына китерә алмыйм. Ун елдан соң актив, яхшы формадагы дәү әни буласым килә. Шул ук вакытта үземне театрда да кызыклы, зур, халык күңеленә үтеп керә торган рольләрдә күзаллыйм.

– Хәзерге заманда социаль челтәрләрнең бик тә актив булуына карашыгыз нинди?

– Мин алар белән актив кулланмыйм. Заманы шундый булгач каршы килеп тә булмый инде, ләкин шәхсән үзем кызыгын тапмыйм. Ләкин социаль челтрәләрдән дә төрле файдалы мәгълүматлар алырга мөмкин. Барысы да чама белән булырга тиеш, анда кереп батарга кирәк дип уйламыйм.

– Ашарга пешерергә яратасызмы? Яратып әзерләгән ризыгыгыз?

– Ашарга пешерергә үлеп яратам дисәм, алдар идем. Көн дә ашарга пешерергә кирәк булгач, бу шөгыль бераз ялыктыра. Ләкин гаиләңнең син пешергән ризыкны мактап, шундый тәмле дип ашаганын карау шулкадәр рәхәт. Шуңа күрә тәмле итеп ашарга пешерергә туры килә. Төрле ризыклар әзерли беләм, токмач та кисәм, бәлеш тә салам, аш та пешерәм, салат та ясыйм. Ләкин тозлау эшләре белән дус түгел, бәлки киләчәктә анысы да булыр. Кайнатмалар ясыйм. Ирем дә, балаларым да мин пешергән ризыкларны бик яратып ашыйлар.

– Алсу ханым, сез өч бала тәрбияләп үстерәсез, әйтегез әле, сез нинди әни?

– Тышкы кыяфәтемә карап мине мишәр, усал дип уйлый торганнардыр инде, ә чынлыкта мин бик йомшак әни. Ирем дә ачулана, балаларны иркәләп бозып бетерәсең дип. Бәлки әтиләре кирәк вакытта кырыс була белгәнгә мин шундый йомшактыр. Чыннан да мин иркәли торган әни, миңа кырыслык җитеп бетми. Артык йомшаклык ул әйбәт әйбер түгел, чөнки балаларга киләчәк тормышка да әзерләргә кирәк бит.

– Артист булмасагыз кайсы һөнәрне сайлар идегез?

– Кем белә, мине театрга алмаган булсалар, бәлки мин эстрада җырчысы булып киткән булыр идем. Ярый әле мине театрга эшкә алганнар. Элегрәк мин ирләр һөнәре турында уйлый идем, чөнки экстримны яратам, ләкин парашюттан сикергәнем юк. Хәзер өч балам алдында җаваплылык тоям, сикермәм дә инде. Миңа янгын сүндерүче, коткаручы һөнәрләре ошый.

– Театрның бүгенге торышы белән сез канәгатьме?

– Театр – ул зур гаилә. Еллар буе бергә эшләү дәверендә якын кешеләргә әйләндек. Мин үземнең театрымны бик яратам. Әлбәттә, мин аның бүгенге халәтеннән канәгать, безнең театрга тамашачы бик яратып килә. Гастрольләргә йөрибез, премьералар булып тора. Бу, әлбәттә, безнең җитәкчеләребезнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Ләкин камиллекнең чиге юк диләр бит, татар театрларына дәүләтебез җитәкчеләре тарафыннан тагы да күбрәк игътибар булсын иде. Алар бит инде бармак белән санарлык. Театр бит ул телебезне, милләтебезне саклап торучы иң төп чыганакларның берсе.

– Сез нәрсә турында хыялланасыз?

– Мин өч бала әнисе буларак, гаиләмнең, балаларымның иманлы, тәүфыйклы, татарча әйбәт сөйләшүче, җәмгыять өчен кирәкле һәм инде, әлбәттә, бәхетле булулары турында хыялланам. Сәламәт, матур, талантлы оныкларым булсын иде. Тагы бер зур хыялым – телебезнең киләчәге гомерле, республикабыз зур, бай, мөстәкыйль дәүләт булып, алдагы буын саф татар телендә сөйләшсен иде.


Гөлшат Хәлиуллина. "Сәхнә" журналы. 02.04.2021 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес