Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Артур Шәйдуллин: «Үземне тискәре рольдә сыныйсым килә»

Җомга 12.05.2017

Артур Шәйдуллинның зур сәхнәгә тәүге адымнары «Банкрот» спектаклендәге Закир роленнән башланды. Сөйкемлелеге өчен яратып калды аны тамашачы. Бүген укучыларыбызны аның белән якыннанрак таныштырырбыз.

– Артур, син шәһәрдә туып-үскән егет. Ничек уйлыйсың, туган телгә мәхәббәтне гаиләң тәрбияләдеме, әллә мәктәпме?
– Минемчә, ана теленә нигез гаиләдә салына. Без өйдә һәр­вакыт татарча сөйләштек. Сәнгатькә мәхәббәтне 16нчы гимназиядә Роза апа Ибәтова уятты. Беренче сыйныфта ук мине театр түгәрәгенә алганы өчен аңа рәхмәтлемен. Тел байлыгын үстерүгә этәргеч булды ул. Камал театрында булган премьераларны карап үстем. Укуны тәмамлаганда, үзем дә театр турында хыяллана башладым. Кайбер укытучылар: «Акчалы эш түгел бит, башка һөнәр сайлыйсыңмы әллә?» – дип тә үгетләп карадылар. Әмма хыял өстен булып чыкты. Театр училищесына укырга керү белән бөтенләй икенче дөньяда яши башлаган кебек булдым. Анда Фәрит Бикчәнтәев кулына, соңрак Камал театрына эләгү зур бәхет булды.

– Урта буын артистлардан аеруча кемнең уйнавын ошатасың?
– Әле дә хәтеремдә, 11нче сыйныфта «Тәкъдир» спектаклен карадым. Баш рольдә Искәндәр Хәйруллинны күреп бик сокланган идем. Ә инде өлкән артистлар белән гомумән горурланабыз. Аларга карап, сәхнә осталыгына өйрәнәсең.

– Спектакльләрдә уйнаудан тыш, үзеңне тагын кайсы өлкәләрдә сынап караганың бар?
– Мин укыганда ук биюгә омтылдым, бию белән шөгыльләнәм. Узган ел Салават Юзеев төшергән «Киллер» дигән кыска метражлы фильмда төштем.

– Ничек уйлыйсың, артист күбрәк театрда ачыламы, әллә кинодамы?
– Минемчә, театрда. Анда көч күбрәк китә. Театрда ачыласың, кинода күренәсең. Театр артистына кинода төшү авыррак, минемчә. Анда яшәргә кирәк.

– Артист  театрда да яшәргә тиеш, дигән гыйбарә бар...
– Алай гына түгел, уйный торган спектакльләр дә бар. Мәсәлән, «Гөргөри кияүләре», «Хуҗа Насретдин» кебекләрдә уйнарга кирәк.

– Артист халкы бик игътибарлы. Урамда булсынмы, транспорттамы, ул кешеләрнең йөрешләрен, сөйләшү рәвешләрен күзәтергә ярата, холыкларын өйрәнә.
– Әйе, артист күзәтүчән булырга тиеш. Кызыклы кешеләрне күрсәң, алар онытылмый. Кайчан да булса, әгәр үз ролеңә туры килсә, аларның сөйләшүен, гадәтләрен сәхнәдә күрсәтәсең.

– Тәнкыйтьләгәннәре бармы әле үзеңне?
– Әлбәттә, бар. Ул хаталарыңны башка күзлектән карап әйтсәләр, артистка ниндидер стимул бирә.

– Коллективта яшьләр арасында көнләшүчеләр дә булмый калмыйдыр...
– Үзем көнләшмәгәч, башкаларны да көнләшә дип уйламыйм. Бер-береңнең уңыш­ларына шатланырга гына кирәк. Көнләшү бик начар гадәт.

– Моңа кадәр син алдыңа куйган максатларыңа ирешә килгәнсең. Үзең теләгән уку йортын тәмамлап, яраткан һөнәреңне сайлагансың. Бүгенге көндә нинди максат белән яшисең?
– Хәзерге вакытта иң зур максатым – гаилә кору.

– Тормышта үзеңә таяныч булырдай кешене таптыңмы әле?
– Мин мәдәният һәм сәнгать институтында укый башлагач, эстрада факультетында укучы кыз белән таныштым. Ул бүгенге көндә эстрадада эшли. Икең дә сәнгать кешесе булганда, гаиләдә җиңелрәк дип уйлыйм.


Төп текст: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-47-32/item/21900-artur-sh%D3%99ydullin-%D2%AFzemne-tisk%D3%9...

"Шәһри Казан". Люция Хәбибуллина. 12.05.2017 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!