ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ. Алмаз Борһанов/ НОВЫЙ ПРОЕКТ. Алмаз Бурганов
До начала осталось:
ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ. Алмаз Борһанов/ НОВЫЙ ПРОЕКТ. Алмаз Бурганов
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

«Килмешәк» кайтамы?

Дүшәмбе 13.11.2017

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында яңа сезонда берничә премьера көтелә. Көз айлары, кыш – һәр ай саен диярлек тамашачыга өр-яңа спектакль тәкъдим ителә. Премьералар октябрь аенда Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» әсәре белән башланып китте.

15 октябрь, театрның Кече залы. Зал тулы. Сәхнәдә күк йөзе төсендә авыл йорты шәйләнә. Күк төсендә генә түгел, сыек зәңгәр өстендә аксыл белән сызгаланган. Күкне, киңлекне хәтерләткәч – ирек билгесе кебек тә тоела. Тарих әкрен генә тамашачыга ачыла башлый: бу йортта олы яшьтәге ир белән хатын яши икән.

Төп героебыз – Нәкыйп (Радик Бариев, Татарстанның халык артисты), яшь чагында Канадага килеп яшәп калган татар. Бүген аның яше 70тән өстә икәнен аңлыйбыз. Үзен һәрвакыт – әсирлектә булгандамы, хатыны Джоанна белән сөйләшкән чагындамы – татар икәнен искәртеп торучы ир-ат. Ни гаҗәп, чит илдә яшәве туган илендә яшәгәненнән күпкә артып китсә дә, ул һаман Хэллоуин бәйрәменең мәгънәсен белми булып чыга... Бу ягы образга булган ышанычны бераз киметте. Югыйсә, ниндидер бәйрәм дип ул дистә еллар буена йорт тирәсен дә бизи, бары – сагышының бер билгесе буларак – кабак урынына бәрәңгеләрне котсыз маска рәвешендә кисеп чыга ул... Коймага тешле-тешсез йөзләр итеп киселгән бәрәңгеләрне элү – туган ягын үзенчә искә алуның билгесе икән. Хәер, бәлки бу бәйрәмнең асылын аңламау – бәйрәмне кабул итәргә теләмәүдән киләдер?..

Яшь Нәкыйп – авыл егете (Раил Шәмсуаров), өйләнергә җыенып йөргән чакта сугышка чыгып китә, һәм язмышы бөтенләй уйламаганча борылып дәвам итә. Гомере буена күңел чисталыгын саклый.

Джоанна – Җаным – Нәкыйпнең хатыны (Люция Хәмитова, Татарстанның халык артисты). Сөекле ирен югалтуыннан дер калтырап торучы хатын. Иренең карарына каршы да киләсе килми аның, ләкин... Ләкин... Әгәр дә ире үзенең туган ягына китеп, бирегә кабат кайтмаса?!

Самуэль – Нәкыйпнең Шотландиядән Канадага килеп урнашкан күршесе (Минвәли Габдуллин, Татарстанның атказанган артисты). Ул да, тамырларын искә алып, Хэллоуинга булса да үз халкының милли киемен киеп күңелен күтәреп йөри... Нәкыйп белән аны берләштерә торган бер зур сер бар, Джоанна гомерендә дә төшенмәслек сер: туган ягын сагыну, кайту хыялы. Шуңа да күршесе өчен сөенеп, хыяллары белән күңелен тузгытып йөри ул.

Сержант – баһадир гәүдәле хәрби (Минвәли Габдуллин) әсирләрнең зәгыйфь булуларын контраст рәвешендә көчәйтеп җибәрә.

Зәйтүнә – Нәкыйпнең беренче мәхәббәте, фронтка озатып калган сөйгән кызы (Айгөл Абашева). Кыз Нәкыйпне сугышка озата, аның әнисен караша. Саф хисле булуы һәр сүзендә бөркелеп тора.

Мәрьямбикә – Нәкыйпнең әнисе (Айгөл Абашева). Сабыр, чыдам, чын Акъәби образы.

Хәйрулла – Нәкыйпнең сугыштагы дусты (Илнур Закиров). Тыелган алмадан (хәмер) баш тарта алмый, әмма вәгъдәсен тота торган кеше.

Хисмәтулла – Нәкыйпнең авылдашы (Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган артисты), язмыш кушуы белән алар әсирлектә бергә гомер кичерәләр. Үзен саклап калу өчен чит кул белән Нәкыйпне упкынга этәрүдән тайчынмый, югыйсә Нәкыйп белән балачактан бергә уйнап үскән егет.

Концлагерь башлыгы, әсир, кафедагы моряк – төп образларны төрле яктан ачарга ярдәм итүчеләр (Илнур Закиров).

7 артист, 12 образ. Шул ук вакытта Нәкыйпнең яшь чагын Радик Бариев та, ә яшь Джоаннаны Люция Хәмит күз алдында үзгәреп безгә уртак тарихларын ачып күрсәтте. Образдан образга сикереп күчү, ай-һай, җиңел булмагандыр, бик шома узды дип тә әйтеп булмый, әмма сәхнәдә яңалык кебек күренде.

Илнур Закировка, башкалардан аермалы буларак, бу спектакльдә 4 кеше булырга туры килде: әрсез диңгезче, хәйләсез Хәйрулла, бераз карикатуралы концлагерь башлыгы, гротесклы әсир. Хәйрулласы үтә дә күңелгә үтеп керде! Ә әсире Хисмәтулла белән уртак күренештә тамашачыга гротесклы сөйләшүне сурәтләде: ике әсир – әмма икесе дә шамакай, көлү-пырхылдау арасында Хисмәтулланың Нәкыйпкә хыянәтен сөйләшәләр. Үтә дә күңелне яра торган әйберне көлү, күпертү аша тамашачыга җиткерү – осталыкның югары дәрәҗәседер.

Айгөл Абашеваның Зәйтүнәсе, Мәрьямбикәсе ихласлылык, рухи ныклык белән истә кала. Мәрьямбикәнең назлы тавышы белән каз бәбкәсен эзләү – тамашачыда каз тәне чыгарды кебек. Яшь кызны да, Акъәбине дә артист кыз үзенә хас маһирлык белән тормышчан итеп тудырды, ышандырды.

Спектакль өстәмә образлар белән бик баетылган – монда куркыныч маска кигән өрәкләр биюе дисеңме (вальслары сәгать теле хәрәкәтләнгән кебек), Вакыт, Сәгать, көз көне җылы якка очучы казлар, хатирәләр дә бар. Нәкыйпнең балачак, яшьлек, хәтта сугышта дуслары белән булган хатирәләре – барысы да ачык, якты төстә (зәңгәрсу, ак төсләргә бай). Бу – күптән туфракка әйләнгән кешеләрнең рухлары гына калган дип күзаллаудыр. Ә бәлки режиссер Фәрит Бикчәнтәев (Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты), сәхнәгә куючы рәссам Альберт Нестеровның бу алымы самимилекне, гөнаһсызлыкны күрсәтүләредер. Әсирлектә булганны искә алганда соры төс өстенлек итә. Шулай да, авылдашы Хисмәтулланың хыянәтен ишетеп уйланганда – Нәкыйп ап-ак киемнәрдән, бу үзенә күрә керсезлек символы булып торадыр.

Нәкыйпнең язмышы сәгатьләр белән бәйләнгән: ул аларны төзәтә, ярата... Сәгать төзәтә белгәнгә, җаны әрнесә дә, әсирлектә ул концлагерь башлыгының сәгатен төзәтеп тора, шуның белән Хисмәтулланы ачлык үлеменнән йолып кала. Өендә дә әллә ничә сәгате бар. Туган ягына җыена башлагач та, чемоданнарында бөтен урынны сәгатьләр ала... Бәлки алар аңа тормыш агышын искәртеп торадыр?

Каз образы – татар халкында җитди мәгънәле символ (халык авыз иҗатында бу образ барлык жанрларда диярлек очрый). Әсәрдә дә Мәрьямбикә югалган каз бәбкәсен эзләп йөри. Ә улы Нәкыйп әнисенең «Бәбкәм, бәбкәм..» диюен үзенә эндәшә дип уйлый...

Нәкыйп кайтамы, каламы? Билгесез. Джоаннасы – хатын-кыз буларак – сөйләшкәндә сүзләрнең һәр төсмеренә игътибар итә, югыйсә, Самуэльнең Нәкыйпне үгетләгәндә: «Кайт!» диюенә «Кайтмый ул! Кайтмый! Барып кайта гына!» димәс иде. Берзаман чемоданнарга тутырылган сәгатьләрнең бөтенесе берьюлы суга башлау – вакыт җитте, сәгать сукты дигәнне аңлаткандыр. Шунда ук Джоанна белән Самуэль җылы якка китүче казларны күзләп калганда, «Нәкыйп тә кайтып китте микән» соравына тамашачы үзе җавап бирә.

Яшь авторның тарих темасына тотынуы һәм үтемле итеп тасвирлавы, режиссерның тамашачыга яңарак төр спектакль тәкъдим итүе (яңа чаралар – бер үк актерның берничә роль башкаруы, рухлар дөньясына ишарәләү, гротескны куллануы һ.б.) һәм үзенчәлекле музыкаль бизәлеш сайлавы, артистларның мизгел эчендә образларны алыштыруы, гадилеккә тирән мәгънә салган рәссам хезмәте – үзенә күрә аерым дөнья тудыра һәм тамашачыны сихерли. Йотлыгып караучы тамашачыларның берсе мин идем.

Төп текст: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12314&file=120.htm

"Татарстан яшьләре". Алсу Газтдинова. 13.11.2017 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес