Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Фәрит Бикчәнтәев: «Театр бүген бар, иртәгә ул – тарих»

Җомга 03.06.2022

(Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

– Әтиегез Рәфкать Бикчәнтәев, әниегез Наилә Гәрәева, хатыныгыз Люция Хәмитова, улыгыз Йосыф һәм Сез – тулы бер театраль династия. Театрга мәхәббәт әтиегездән күчкәнме, әллә тагын да ераккарак барып тоташамы?

– Әтнә районындагы Бәрәскә авылына кайтып, андагы кешеләр белән аралашкан саен шул турыда уйланам. Марсель Хәким улы Сәлимҗанов, Илдар Хәйруллин, Марсель Җаббаров һәм Зөлфия Зарипованың нәсел-нәсәбе шушы төбәк белән бәйле. Бәрәскә авылындагы колхоз рәисе Илгиз кардәшебезнең хатыны Сәрия ханым шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә. Ул Марсель Сәлимҗановның нәселе Борнаевлардан килүен ачыклаган. Бәрәскә суы, Бәрәскә һавасы дөньяга нинди олы шәхесләрне биргән! Менә шуларны уйлагач, әллә, чыннан да, театрга мәхәббәт Әтнә ягыннан, Бәрәскәдән килгәнме икән дип уйланасың. Чыннан да, Әтнә мәшһүр Мәрҗани, бөек Тукай, могтабәр шагыйребез Сибгат Хәкимнең туган ягы бит! Бу төбәк татар мәдәниятендә аерым урын алып тора. Балачакта Марсель Хәкимович мине сәхнәгә чыгарып уйнатып карады. Ә 7-8 классларда укыганда театрга бөтенләй килми башладым, мәктәп сәхнәләрендә дә уйнамадым, театраль түгәрәкләргә дә йөрмәдем, урам малаена әйләндем дә куйдым. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда «Кая барырга?» дигән сорау туды. Дус малайлар ПТУга кыстый башлады, әмма беркөнне бер гәҗиттә театр училищесына абитуриентлар кабул итү турындагы игълан игътибарымны җәлеп итте. Рус бүлегенә керергә уйладым, чөнки рус мәктәбендә укып, урамда уйнап үскәнгәдерме, татар телем югалып бара иде инде. Шунда әни: «Теләсә нишлә, мин сине рус бүлегенә җибәрмим! Әтиең белән мин татар театрына хезмәт итәбез, синең дә урының шунда булырга тиеш. Татар бүлегенә барасың!» – диде. Дөресен әйткәндә, биш яшемә кадәр русча бер сүз дә белмәдем, чөнки җәй айларын әбиемнең туган авылы Казакларда уздыра идем. Ярты ел эчендә татарча сәхнә теленә җайлаштым. Шулай итеп, татар театрына кереп китүемә төп сәбәпче әни булды. Марсель Сәлимҗанов беренче курста ук мине икенче составта уйнарга чакырды, училищены тәмамлаганда 6-7 ролем бар иде инде.

– Соңрак Сезгә Мәскәүгә китеп уку насыйп булды…

– Марсель абый: «Мәскәүдә афишаларны гына күзәтеп йөрсәң дә, нәрсәгәдер өйрәнеп була», – дип әйтә торган иде. 1979 елда Дамир Сираҗиев, ГИТИСны тәмамлап, Казанга кайтты. Яңача фикерли торган, гаҗәеп шәхес иде мәрхүм. Ул, студент чагымда куйган бер өзегемне карады да: «Фәрит, син, һичшиксез, ГИТИСка керергә тиеш!» – диде. Ул миңа җан кертте, күңелемә яңа уй салды. Марсель абый да мине хуплап, фатихасын бирде.

– Бала вакытта бүтән һөнәр сайлар, башка өлкәдә эшләргә теләр идем дигән хыялларыгыз булмадымы? Үзегез беләсез, үскәч очучы яки космонавт булам, дип шашты бит безнең буын…

– Хыяллар күп булгандыр инде… Космонавт, дигәннән… Биш яшькә кадәр әти белән бергә Космонавтлар урамында яшәдек. Шунда бишкатлы бер йортның диварында космонавт сурәте бар иде. Ул әле дә бар… Нигәдер, мин аны гел әнигә охшата, аның сурәте дип кабул итә идем. Ул миңа хатын-кыз кыяфәтле булып күренде…

Ул вакытта танк, автомат безнең буын кулындагы төп уенчыклар иде.

– Башкала театрларының тәҗрибәсен өйрәнеп, ГИТИС белеме белән Сез Казанга кайтып төшәсез. Бу вакытта нинди хисләр кичердегез? Җиңел булмагандыр, чөнки иҗат кешеләре бик катлаулы шәхесләр бит… 

– Дүртенче курста укыганда әнием: «Мин сиңа бер әсәр җибәрәм әле, укып кара, аны худсовет кабул итмәде. Ә миңа ул әсәр бик ошады», – ди. Бу – Мансур Гыйләҗевнең «Бичура»сы. Миңа да әсәр ошады, анда гадәти булмаган кешеләр, бичуралар бар… Марсель абыйга бу әсәрне куярга теләвемне белдердем. Артистлар белән дә авырлык булыр дип уйламадым, мин – аларның күз алдында үскән малай. Фәкать Әзһәр абый Шакиров кына кыенлыклар тудырды: ул бик кире һәм аның һәрчак үз фикере бар…

– Сыртын кабартып ала торган гадәте бар, дип әйтүегездер…

– Без бик еш бәхәсләштек. Үземчә эшләттердем моны дип кенә уйлап куям, ә ул барыбер икенче төрле уйный. Димәк, мин Әзһәр абыйны тулысынча ышандырып бетерә алмаганмын. Ә гомумән алганда, безнең театрга режиссер кайдан гына килмәсен, аңа хөрмәт зур. Бу – Марсель абый Сәлимҗановтан килгән традиция. Кайбер театрлардагы кебек артистларның башбаштаклыгы бездә юк, бу яктан тәртип. Читтән килгән режиссерлар да безнең театрның әлеге сыйфатын югары бәяли.

– Марсель Сәлимҗанов белән озак еллар иңгә-иң куеп эшләдегез. Каршылыклар булдымы?

– Гадәттә, баш режиссерлар яшьрәкләрне кыса, ә Марсель Сәлимҗанов бер спектаклемне дә үзгәртмәде. Аның традициясенә тугры булып, үзем дә башка режиссерлар эшенә тыгылмыйм, юкса бу шәхеснең үз-үзенә ышанычын бетерә. Иҗатта ирек булырга тиеш…

Дөрес, Марсель абый миңа түзде, төрле чакларым, кыланышларым булды инде…

– Мөдәррис Әгъләм бервакыт миңа интервью биргәндә: «Шәләй-вәләй күп йөрелде инде», – дигән иде. Безнең дә шундый вакытлар булмады түгел…

– Марсель абый моны яхшы аңлый иде…

– Режиссерлыгыгызга бер вакыйга аша зур бәя бирәм. Сезгә үземнең «Экстрасенс» дигән пьесамны биргәч, аны укып чыктыгыз да: «Ләбиб, телегез бик әйбәт, пьесагыз яхшы, әмма минеке түгел!» – дигән идегез. Бу – күңелемә ошамаган әсәрне куярга алына алмыйм, дип әйтүегез иде. Гадел һәм дөрес әйттегез. Минемчә, болар Сезнең ихласлыгыгыз турында сөйли…

– Ркаил Зәйдулла белән дә шундый ук хәл булган иде. Аның «Саташкан сандугач»ын укып чыккач, Марсель абый: «Фәрит, син нәрсә уйлыйсың?» –ди. Мин: «Ркаил – гаҗәеп шагыйрь, әмма драматург түгел», – дидем. Ркаил үпкәләмәде. Ә Марсель абый: «Шагыйрьне театрга тартырга кирәк», – дип, пьесаны куйдыртты.

– Пьесаны Сез чимал дип саныйсыз, ә Туфан Миңнуллин әдәбият дип әйтә иде. Чынлап та, заманында пьесалар күпмедер дәрәҗәдә әдәби китап ролен үтәде.

– Чимал дигән сүз мыскыллабрак әйтелгән кебек яңгырый шул…

– Туфан абый Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» пьесасының дәвамы булган «Хушыгыз» пьесасын «Казан утлары»нда укыгач, аны гап-гади бер әсәр буларак кабул иткән идем, ә Сезнең куелышта лиризмга, психологиягә корылган искиткеч затлы әсәр килеп чыкты.

– Мин аңа гел: «Туфан абый, килешегез инде, пьеса сәхнәгә менмәсә, ул тулы булмаячак!» – дип әйтә килдем. Ул исә: «Нәрсә, мин язганнар чималмыни?!» – дия иде.

– Чынлап та, пьеса «чәйнәп каптырылган» булса, режиссер өчен кызык түгелдер дип уйлыйм.

– Шекспирның китабын кулга алып, аны мөкиббән булып укып утырган кешеләрне белмим, Чеховны да егылып укымыйлардыр хәзер.

– Мин укып чыктым Чеховны…

– Танышып чыккансыздыр инде… Сәхнәгә менмичә, бер генә пьеса да тулы түгел, минемчә. Драматурглар аны укыр өчен иҗат итмәгән, барысы да уйнар өчен, сәхнә, тамашачы өчен языла. Сәхнәдә аны артист уйнарга, тамашачы исә карарга тиеш!

– Хыялланып та куймый калган әсәрегез бармы?

– Әлбәттә, андый әсәрләр бар. Заманында мин аларны куярга һөнәри яктан җитлекмәгән идем. 1990 нчы елларда Марсель Сәлимҗанов мине Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»е белән таныштырды. Укып чыктым да бу әсәргә гашыйк булдым. Шул заманнан хәзерге көнгә кадәр аны сәхнәгә кую турында хыялланып йөрдем. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән инсценировкасын язып карадык, конкурс игълан иттек, сизәм, мин әзер түгел. Кинорежиссерларга тәкъдим иттем, алар да берни майтара алмады. Ниһаять, быел үзем сәхнәләштерә башладым.

– Төп эшегездән аерылмыйча, Качалов, Буа һәм Уфа театрларында да эшләп карадыгыз. Бу да зур тәҗрибәдер.

– Әлбәттә. Анда да артистлар сине күз карашыңнан ук аңлый. Артистларның 75 проценты – үземнең укучылар. Ә читтә үз-үзеңне башка яктан сынап карыйсың.

– Без – Сәлимҗановлар стилендәге театрны карап, Камал, Тинчурин, Туфаннар рухында тәрбияләнгән буын. Хәзерге театрга яңа юнәлешләр килә, мин аларның кайберләрен хәтта аңлап та бетерә алмыйм. Яшьләр аны ярата, шуңа күрә мондый әсәрләр дә кирәктер дип уйлыйм. Камал театрының бүгенге максаты нинди? Репертуарның киләчәге ничек булыр: традиционмы яки заманчамы?

– Алга барыр өчен, артта калмаска кирәк. Буын алышына, яшь тамашачылар килә. Аларның дөньяга карашы бөтенләй башка. Традициягә дә яңалык кертергә кирәк. Шулай эшләмәсәк, без театраль музейга әйләнәчәкбез. Хәтта музейлар да хәзерге көндә заманча ысуллар эзли. Заман барыбер алдан чаба, яңалык кертмәсәк, театр кызык булмас иде. Әдәбият, шигърият тә үзгәрә…

Киноны 20 елдан артык карарга була, ә театр бүген яши. Спектакль бүген туа, 5-6 ел сәхнәдә яши дә, картая һәм үлә. Вакыты җитү белән спектакль үзеннән-үзе көчсезләнә башлый, аның бүгенге көнгә тәэсире югала.

Элеккеләрнең нинди спектакльләр куйганын без тарихтан гына укып беләбез. Театр менә шулай тарихка гына кереп кала, аны тотып карап булмый. Кайчакта элекке видеоязмаларны кабызып карыйм. Аларны карап булмый. Театр – тере организм. Кемдер аны күбәләк белән чагыштыра. Театр бүген бар, бүген яши. Бу – аның фаҗигасе. Ә иртәгә ул – тарих. «Их, шундый спектакль бар иде!» – дигән хатирәләрдә генә яши ул. Фәлән әсәрне кире кайтарырга иде, диләр. Ә элеккеләрне кире кайтарып, бүген тәкъдим итсәң, аңа тамашачы кире кайтыр идеме икән? Белмим…

Дөрес, кайберләре бик озак куела, зал тулы тамашачы белән бергә яши. Үлемсез әсәрләр дә юк түгел. Мәсәлән, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е. Аны ничә куйма, зал һәрвакыт шыгрым тулы. Һичшиксез, традицияләрне дә сакларга тиешбез. Ул «музей» булсын – килеп кенә карасыннар.

– Музей кебек әсәрләрнең дә уйналуы кирәк. Туфан абый әйтмешли, «Зәңгәр шәл»дә татарның кеме генә юк, барысы да – үзебезнекеләр…

– Без традицияләрне дә югалтмаска, икенче яктан, заманнан да артта калмаска тиеш. Миңа калса, академия театрының миссиясе менә шул.

– Эльдар Рязанов һәр кинофильмының бер эпизодында үзе уйный иде. Элекке артист буларак, үзегез яки яшьләр куйган спектакльдә күренеп алырга теләмисезме?

– Юк, теләмим. Ә менә Сез әйткәч, уйлап карарга кирәктер, дим…

– Бу тамашачылар өчен дә кызык булыр иде.

– Фикерегезне теркәп куям. «Мөһаҗирләр»дә татарларның патшага мөрәҗәгать язу вакыйгасы бар. Менә шул хатны, бәлки, үзем сәхнәгә чыгып укырмын. Режиссер буларак бик гади генә итеп, әмма шул ук вакытта ниндидер мәгънә салып укысам, бик яхшы булыр кебек. Бу – тетрәндергеч хат.

– Сүз дә юк, артист укуына караганда, Сезнең сәхнәгә чыгуыгыз бөтенләй башкача булачак. Спектакльгә бүгенге тормыш килеп керәчәк.

– Мәскәүнең хәзерге кайбер режиссерлары да сәхнәдә үзләре күренгәли. Нәтиҗәдә, спектакль икенче мәгънәгә ия була. Ярый, хәл иттем – хатны, режиссер
буларак, үзем укыячакмын. Рәхмәт, Ләбиб!

– Үзегезгә зур рәхмәт! Уңышлар юлдаш булсын!

"Безнең мирас". Ләбиб Лерон. Июнь 2022 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!