Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» яки режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең тыйнак юбилее

Дүшәмбе 23.05.2022

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үз юбилеена яңа премьера тәкъдим итте. Бернинди шау-шусыз, югары дәрәҗәдә тыйнак һәм зәвыклы итеп оештырылган юбилей кичәсе иде бу.

Мәхмүт Галәү әсәре буенча “Ирдәүкә. Мөһаҗирләр” спектакле премьерасы. Бу тамашаның әле беренче өлеше генә, режиссер әйтүенчә аның дәвамы – төп өлеше көз көне, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.

Башка премьералардан аермалы буларак, театр бу спектакльне үтә дә “яшерен” шартларда әзерләде. Премьера алдыннан була торган шау-шу сизелмәде. Спектакльдәге төп рольләрдә уйнаячак актерлар турында да мәгълүмат алдан күренмәде. Әмма татар әдәбиятына битараф булмаган тамашачы бу спектакльнең сәхнәгә менүен бик көтте, чөнки Мәхмүт Галәүнең әлеге романы бүген дә яратып укыла торган популяр әсәрләрнең берсе.

“Мөһаҗирләр” романы татар әдәбиятына урау юллар аша кайткан әсәрләрнең берсе. Билгеле ки, Мәхмүт Галәү аны 1920 елларда яза башлый һәм әсәр 4 китаптан торачак эпопея итеп уйланыла. Әгәр интернетка ышансак, мондый мәгълүматка тап булырга мөмкин: “Анда 1877-1917 еллар вакыйгаларын, татар крестиянының милли һәм социаль азатлыкка таба үткән катлаулы юлын тасвирлау күздә тотыла. Сюжеты конкрет тарихи вакыйгаларга нигезләнә. «Ил тыныч чакта» исемле беренче китап авылдагы социаль каршылыкларның кискенләшүенә китергән 1877 елгы ачлыкны сурәтләүгә багышлана. «Ил өреккәндә» исемле икенче китабында язучы 1897 елда үткәрелгән халык санын алу вакыйгаларын һәм татар крестияннарының 1894 елда массакүләм рәвештә Төркиягә күчеп китүен яктыртырга, «Сабак» дип аталачак өченче китап рус-япон сугышын һәм 1905-07 еллардагы революция вакыйгаларын, «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче китап Октябрь революциясен чагылдырырга тиеш була”. Безнең көннәргә кадәр 2 китап кына сакланып калган. Алары да могҗизаи рәвештә дияргә кирәк., чөнки Мәхмүт Галәү үз әсәрен Казанда татар телендә бастыра алмый. Аның тәрҗемәләре 1930, 1934 елларда Мәскәүдә рус телендә басылып чыга. Инде исеме аклангач, 1960 елларда татар теленә тәрҗемә итеп бастырыла.

Татар театр сәхнәсе өчен бу әсәр ят түгел. Аны беренче тапкыр инсценировкалау талпынышы 1993 елга карый. Шул вакытта Татарстан радиосы өчен әсәр буенча махсус радиопостановка эшләнә. Рольләрне Тинчурин театры артистлары башкара. Саҗидә – Исламия Мәхмүтова. Автор өлешен – Камал театрыннан Ирек Баһман алып бара. Соңрак, бу әсәргә Минзәлә театры белән режиссер Ренат Әюпов алына. Спектакль белән театр төрле шәһәрләрдә, фестивальләрдә гастрольдә була. Мин үзем дә әлеге спектакльне Балык Бистәсендә карап, нык тәэсирләнгән кеше. ТНВ каналы аны яздырып та ала. Телевизордан караганда да битараф калдырмый ул. Һәм менә безнең көннәрдә “Мөһаҗирләр” кабат сәхнәдә. Ул кабат дулкынландыра, уйландыра, тәэсирләндерә...

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакле кайсыдыр ягы белән Европа театры эстетикасына тартым. Шулай ук үзе яратып эшләгән “Сүнгән йолдызлар” белән аваздашлык, туганлык та сизелә. Бу табигый ки, ике спектакль дә татар халкы язмышындагы мөһим вакыйгаларны сурәтли. Ике әсәрдә дә табигатьнең бозылуы, кешеләргә җибәрелгән сугыш, ачылык кебек афәтләр кешеләрнең гөнаһ кылуы, яшәп килгән кануннарга каршы баруы белән аңлатыла.

“Сүнгән йолдызлардагы” үлем, сугыш турындагы фәлсәфи уйлануларга “Мөһаҗирләр”дә Сафа һәм Газизнең “бәхет” һәм “бәхетсезлек” турындагы бәхәсе кушылып китә. Әйе, бәхет эзләп чыгып киткән Сафа бәхетсезлекнең ни икәнен белеп кайткан.

“Мөһаҗирләр”нең “Сүнгән йолдызлар” белән тагын бер аваздашлыгы – героиняларының уртак булуында. Ике спектакльдә дә төп рольне Ләйсән Гатауллина башкара. “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр дә, “Мөһаҗирләр”дәге Саҗидә дә тәввәкәл, үзсүзле, бәхет өчен көрәшүче хатын-кыз образлары. Болар бернинди каршылыклар алдында да туктап каласылар түгел.

Без бүген тормышны хатын-кыз тартуы, аның хәлиткеч роле турында еш сөйлибез. Элек алай булмаган дибез. Ничек кенә булган әле! XIX гасыр ахыры авылында татар тормышын сурәтләгән спектакльдәге вакыйгалар да шуның бер дәлиле. “Ир – баш, хатын- муен” дисәләр дә, монда хикмәт муенның кая таба борылуында бит. Авыл мулласы Шәмси (Искәндәр Хәйруллин) белән Әсма (Илсөя Төхвәтуллина) гаиләсен алсаң да, Әкрам кари (Рамил Вәҗиев) гаиләсендә дә ирләре хатыннары сүзеннән чыкмый. Заманча әйткәндә “подкаблучниклар”. Миңлебайныкылар саналган Вафа (Ришат Әхмәдуллин) белән Сафа (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) гаиләсендә дә бөтен нәрсәне әниләре Фатима (Люция Хәмитова) хәл итә. Димәк, элек тә хатын-кыз ир-аттан көчлерәк булган, бүгенге сыман алгы сызыкка чыгып басмаса да, ире белән акыл (мудрость) аркылы идарә иткән.

“Ирдәүкә” XIX гасыр ахыры татар авылындагы барган вакыйгаларны яшәеш законнарын, тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, бер-берсенә охшамаган характерларны бер гөлләмә итеп җыеп бирүе белән үзенчәлекле. Үткән заман татар тормышы энциклопедиясе булырлык әсәрләребез сирәк һәм алар безнең өчен бик кадерле. Прозаны сәхнәгә алып чыгу никадәр көч һәм батырлык таләп иткәнен режиссер Фәрит Бикчәнтәев, мөгаен, үзе генә беләдер, югыйсә ничә елдан бирле бу әсәр белән янып йөрмәс иде.

Зур тизлек белән алга бара торган заманда яшибез дисәк тә, соңгы вакытта татар сәхнәсендә зур форматлы әсәрләр менә башлады, бу хәзер модага әверелеп бара кебек: “Ә без яхшырак булдырабыз”. Чаллы театрында 4 сәгатьлек. “Шәһәр. Брежнев”, Камал театрында 2 өлештән торган “Хуш авылым” спектакльләре бара. “Мөһаҗирләр” дә 2 өлештән торачак дидек.

Спектакль командасы арасында яңа иҗади көчләрнең булуы сөендерә. Биюләрне Нурбәк Батулла куйган. Музыка авторы – Казан консерваториясен тәмамлаган Елена Шипова. Спектакль тукымасына органик ятуына карамастан, музыкада милли төсмерләр сизелмәде.

Актерларның костюмнары үзенчәлекле эшләнгән. Караганнан соң сорау тумыйча калмый.

Режиссер бу спектакльдә актерларны да җитди эшкә җилкендерә алган. Бик якын булган Камал театры актерларының кайберләрен тавышларыннан гына аера алдым.

Шул ук көнне спектакль алдыннан “Режиссер Фәрит Бикчәнтәев” китабы да тәкъдим ителде. 3 өлештән (“Бикчантаев говорит”, “Бикчантаев репетирует”, “О Бикчантаеве пишут”) торган 600 битлек бу китап режиссер турындагы фәнни диссертациягә тиң. Үзем өчен бигрәк тә 2 нче бүлек – “Бикчантаев репетирует” дигән өлешен кызыклы дип таптым. Фәрит Бикчәнтәевнең “Сүнгән йолдызлар” спектакле репетициясенең стенограммасы спектакль туу моментына якынаерга мөмкинлек бирә. Сәхнә арты серләрен ача. Бу хезмәт белән танышканнан соң гади тамашачы артист һөнәренең никадәр катлаулы икәненә төшенәчәк.

Раил Садретдинов. 23.05.2022 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!