ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ. Алмаз Борһанов/ НОВЫЙ ПРОЕКТ. Алмаз Бурганов
До начала осталось:
ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ. Алмаз Борһанов/ НОВЫЙ ПРОЕКТ. Алмаз Бурганов
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

Әтәч менгән читәнгә

Дүшәмбе 04.12.2017

Авыр чакта халык аксакал сүзен тыңлаган. Бу гомер-гомергә шулай булган. Шуңа күрә тел, мәдәнияткә куркыныч янаган заманда театрның аксакал әсәренә мөрәҗәгать итүе табигый һәм көтелгән гамәл булды. Шулай итеп, режиссер Фәрит Бикчәнтәев ярдәме белән Г.Камал исемендәге академия театрының биек читәненә әтәч сикереп менде. Аңа җиһанны уятып кычкырырга ирек бирерләрме, әллә таш атып куып төшерерләрме?


Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәре авыл халкының эчке дөньясын күрсәтә. Гомер-гомергә авыл кешесен мактаган, милләтнең киләчәге авыл кешесендә, дип язган әдипне мондый әсәр тудыруга ни этәрә. Режиссер Мансур Гыйләҗев бу хакта менә ниләр сөйләде:


– Мин бу вакыйгаларга үзем шаһит булдым. Безнең туган ягыбызда, Югары Әхмәт авылында күршеләр талаша башлады. Шул талашуга әти дә  кереп китәргә мәҗбүр булды. Аңа хәтта судларда катнашырга туры килде. Шулкадәр матур, тыныч кына яшәп яткан авылда мондый хәлнең килеп чыгуы – ул шаккаткыч күренеш иде. Кешеләр иманын югалтты, күрше хакы – Алла хакы дигән төшенчәләр тормыштан төшеп калды дигән сүз бит бу. Әти бу әсәрне җитмешенче елларда язды. Ләкин бүген ул күтәргән проблемалар бигрәк тә кискен тора. Тормышыбызда иман бармы, тәртип бармы, без ничек яшибез? Мондый күренешләргә урын булгач, үзебезне ничек милләт дип саный алабыз? Спектакльне караганда шуларны уйлап, дулкынланып утырдым. Әсәрнең идеясе – иманга кайту. Спектакльнең куелу алымын исә театрның яңарышы, зур уңыш дип кабул иттем. Бер караганда, бар да бик гади: уйнап күрсәтәләр дә, җыелышып җырлыйлар. Примитивизм дигән жанр бар бит. Алар бик гади нәрсәләр аша бик зур, тирән мәгнәле фикер җиткерделәр.
Спектакльдә фронтовик күршеләр Сәләхетдин (Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин) белән Мирфатыйх (Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллин) арасына юк нәрсә аркасында кара мәче йөгерә. Юк нәрсә дигәнебез – бер-берсенең малыннан көнләшү һәм ярыша-ярыша әйбер җыю. Авыл халкына акча һәм хәмер җене кагыла. Менә шушы ике афәт чактан гына башларына җитми кала, һәлакәт һәм сугышудан кулларын сындыруга кадәр барып җитәләр. Ә иң аянычы, күршеләр бу хәлләрдән соң бер-берсен чын күңелдән каргый башлыйлар. Ил агасы, гомер буе кулын тик тотмаган Хәйретдин агайны (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфи) менә шул сискәндерә дә инде. Ул үләргә ятып һәм үзен яңа зиратка күмдерүләрен сорап кына күршеләрне айнытып җибәрә. Чөнки яңа зиратка беренче булып күмелү – үзеңнән соң бөтен нәсел-нәсәбеңне ияртү дигән ышану яши халыкта. Кемнең үләсе килсен ди инде? Шулай итеп ике күрше бер-берсенә якын туган икәнлекләрен дә искә төшерә...  Аяз абый бу әсәрен татар арасында бердәмлек юклыкка гарьләнеп, берсен-берсе ашауларыннан туеп яза да инде. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бу әсәр бүгенге заман турында дип шуңа күрә әйтә:


– Монда сүз бердәмлек турында бара. Аяз абыйның иҗатында бу – төп темаларның берсе. Ул гомер буе татарны бердәмлеккә өндәде. Карагыз әле, әсәрләрендә кемнәр генә юк: керәшеннәр, мишәрләр, башкалары... Ләкин алар бер кавем, алар – татарлар. Вакыйгалар кайда гына бармасын – Зәйдәме ул, Гибралтар бугазындамы, өстәнррк карасак, барыбер шушы җирдә бара. Язучыга географик чикләр юк һәм аның өченбез – барыбыз да кешеләр. Шуңа күрә, нинди генә хәлләр булмасын, без бердәм булырга тиеш. Бүген бу бигрәк тә актуаль,  милләт буларак авыр көннәр кичерәбез.


Аяз Гыйләҗев әсәрләре театрда щепкинчыларны таныткан. Мәскәүдән укып кайткан татар төркеме иң беренче “Көзге ачы җилләрдә” спектаклендә уйнаган. 1987 елда Марсель Сәлимҗанов “Өч аршын җир”не, 1988 елда Дамир Сираҗиев “Көйсезләнгән сәфәр”не, 2004 елда Мансур Фазлыев “Яра”ны сәхнәләштергән. Күренгәнчә, Аяз абый театрда сирәк булса да куелган. Шул ук вакытта аңа системага каршы баручы дигән ярлыкны да күтәрергә туры килгән. Хәтта бер язучы, читәнгә менеп әтәч булып кычкырсаң да, “Өч аршын җир”гә Тукай премиясе бирелмәячәк, дип әйтә. Менә шушы сүз “Әтәч менгән читәнгә” повестен язуга этәрә дә инде. Галимә Миләүшә Хәбетдинова бу турыда менә ниләр сөйләде:


– “Өч аршын җир” әсәре рус телендә дөнья күргәннән соң, Аяз Гыйләҗевкә "Халыклар Дуслыгы" журналы премиясе бирелә. Тагын бер елдан соң немец һәм швед тәрҗемәчеләре бу әсәргә алынырга әзер икәнлекләрен белдерә. Әмма обком йоклап ятмый. 58 нче маддә буенча хөкем ителгән кеше әсәренә яшел ут кабызырга ярыймы соң инде? Бер шалтырату әсәрнең язмышын хәл итә дә куя. Бер генә мизгелгә күз алдына китерегез әле: 1964 елда повесть Германиядә танылса, татар әдәбияты хәзер нинди дәрәҗәдә булыр иде икән? Чыңгыз Айтматовны искә төшерегез. Ул әсәрләре белән кыргыз халкын бөтен дөньяга танытты.  Аяз Гыйләҗев өчен бу повесть бик кадерле иде. Ул аның дуслары өчен дә якын. Марсель Сәлимҗанов язучыга әсәрне сәхнә өчен яраклаштыруын сорап мөрәҗәгать итә. Аяз абый бу эшне башкарып чыга, академия театрында репетицияләр башлана. Тагын телефон шалтыравы һәм... спектакльнең премьерасы булмый кала.


Аяз абый бу хәлләрдән соң да сынмый. Шушы повесте өчен 30 ел буе тукмалуны горур күтәрә. Тукай премиясенә дә берничә мәртәбә шушы әсәрен тәкъдим  итә. Бер язучы хәтта  башка әсәреңне куй, хет әтәч булып кычкыр, ләкин “Өч аршын җир” белән беркайчан да Тукай премиясен ала алмаячаксың, дип әйтә.  Моңа җавап итеп Аяз абый  “Әтәч менгән читәнгә” повестен яза. Шаккаталар. Ничек инде әдипләр өчен иң мәртәбәле бүләккә шушындый әдәби булмаган исемле әсәрне  тәкъдим итеп була? Әдип “Өч аршын җир”гә юлны әнә шулай яра.


Аяз Гыйләҗевнең бу әсәрне Себергә сәфәр кылганнан соң язуы билгеле. Дөрес, ул  Себергә Күчем хан турында тарихи әсәр язарга теләп кузгала һәм бик күп материал туплый. Кайткач исә татарларның күпләп читкә җибәрелүләрен тәнкыйтьләп чыгышлар ясый. Билгеле инде, мондый чыгышлар язучының иҗатын дөньяга чыгаруда күз күреме җитмәс читән корылуга китерә. Туры сүзле әтәчне читән генә туктата аламыни соң инде? Аңа таш атып торырлар, ул яңа үрләрне яулап торыр.

Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=2710

"Ватаным Татарстан". 01.12.2017 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес