Дорога / Сәфәр
Премьера
До начала осталось:
Дорога / Сәфәр
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Әзһәр Шакиров: «Кешенең җанын, күңелен тетрәткән әсәрне мин сәхнәдә күрмәдем»

Шимбә 23.07.2022

Әзһәр абый, әйдәгез балачагыгызга кайтыйк әле. Сезнең истә калган иң кызык вакыйга?

Балачак инде ул һәрберебезнең дә кызык була.

Мин бик бәләкәй гәүдәле идем. Авылда иң бәләкәй малай мин идем. Үзем ябык, үзем сакау, «р» хәрефен әйтә алмыйм. Шуңа, малайлар киләләр дә, миннән: «Атны туктат әле» дип сорыйлар. Мин «тыыгх! тыыгх! тыыгх!» димен – тегеләр рәхәтләнеп көләләр.

Бервакыт сугыштан кайткан абыйлар немецча сөйләшеп торалар. «Арбайтен, хенде хох» әллә нинди сүзләр колакка керде дә, ятладым. Урам буенча: «Рус шваен! Арбайтен! Арбайтен!» дип кычкырып барам… (Немецчадан – «Дуңгыз урыс, эшлә!» дигән сүзләр. Бу сүзләрне фашистлар әсирләргә әйтә торган булган – ИТ).

Хәзер малайлар янына килдем дә: «Мин бит немецча беләм», дидем. Ә ярар әйтеп кара әле бер сүз диләр, мин әйтәм: «Арбайтен! Арбайтен! Хенде хох!». Кинәт бер абзый күткә китереп типте. Берзаман аска тычканмын. Теге малайлар: «Астына тычты! Астына тычты немец!» дип миннән көлә башладылар. Мин әйтәм: «Сез миннән көләсезмени? Хәзер мин сезгә күрсәтәм немецны!» дип, ыштанымны салдым да, буклы ыштан белән тегеләрне куа башладым. Малайлар су буена таба чабалар, мин алар артыннан чабам.

Минем күткә типкән Мөҗаһит абый – безнең күрше. Эчеп алса, ачуы килә торган иде. Берзаман, эчкән башыннан безнең этне атып үтергән. Әй мин шунда еладым да еладым! Моннан да авыр хәсрәтне күрмәдем мин бәләкәй чагымда. Хәзер дә менә истә, үзегез дә күрәсез. Минем бик елаганны күргәч, әти этне алып китте. Кая күмгәндер белмим, мин елап йөрмәсен дип уйлагандыр инде.

Сәхнәгә беренче адымнарыгыз кайчан булды?

Октябрь бәйрәмендә, Яңа елларда безнең мәктәптә концерт оештыралар иде. Шигырь сөйләргә чыктым. «Р» хәрефен әйтә алмагач – «тыыгх» димим, ә икенче төрлерәк әйтәм. Шуннан халык көлде дә, көлде. Алар көлгәч, әлбәттә инде, минем дә көлдерәсем килде.

«Р» хәрефен мин дүртенче класстан соң әйтергә өйрәндем. Чөнки мине Фазыйл исемле бер малай көне-төне «тыыгх! тыыгх!» дип урамнан кычкыртып йөртте. Шуннан үзеннән-үзе «р» хәрефе дә әйтелеп китте. Менә шундый булды бәләкәй чагым.

Авыр булмаса, әниегез турында сөйләп китегез әле.

Әнием турында сөйләү миңа бик авыр инде, җәмәгать. Мәскәүдән беренче курсны тәмамлап авылга кайткач мин әнине беренче мәртәбә күргән кебек булдым. Үзе бөкре, бер кулы сынган, күзеннән яшь агып тора. Әнине күреп, үземнең дә күземнән яшь ага башлады. Бергә яшәгәндә әнинең кулы сынганмы, күзеннән агамы, бөкреме – аңа игътибар итмисең. Ә бераз читкәрәк китеп карасаң, яңадан күргән кебек буласың.

Табигате белән бик эшчән булды әни. Бөтен җирне шулхәтле чиста тота торган иде. Колхозда эшләгәндә, урактан кайтып керде берзаман. Үзе бөкре, үзе ураза тота, үзе тирләгән – шуннан кар базына төште дә китте. Мин әйтәм: «Ну нигә инде син анда ураза тотасың, көннән сүрелгәч тотарсың, син бит авыру». Шунда миңа әйтә: «Әй, балакаем, син әле аңламыйсың – менә вакыты җиткәч, аңларсың», ди. Менә шунда мин кешенең ничек ураза тотканын аңладым.

Бервакыт, директор чакырды да, әйтә: «Мин сиңа бик күңелсез хәбәр әйтергә тиешмен. Синең әниең үлгән». Мин әйтәм: «Ничек минем әнием үлсен, авырый дип хат та язмадылар бит». «Менә алайса - телеграмма», ди. Язылган – «срочно приезжай, мать умерла. Мингали» дигән. Әнине җирләп килергә 3 көн вакыт бирделәр.

Самолётка чиратта тора идем, миңа килеп җитте – билет юк. Мин нишләргә белмим. Шунда бер апа килде дә миңа: «Синең бик зур бәхетсезлегең бар икән. Нәрсә булды? Сөйлә әле», ди. Мин әйтәм: «Менә әни үлгән дип телеграмма бирделәр, кайтырга телим – билет юк». Әйдәгез әле дип администраторга алып кереп китте. Админстратор, шушы телеграмманы укыгач, бирде.

Шулай итеп Бөгелмәгә очтым, Бөгелмәдән – Әлмәткә, Әлмәттән – Җәлилгә, Җәлилдән урман аша безнең авылга кайтырга кирәк. Бу 28 февраль. Таяк белән әкрен генә атлап бардым. Берзаман, аяк бата башлады, билдән кар. Ничек булсада барырга дип, шуышып әкрен генә барам да барам. Берзаман, борылып карыйм, әллә мин әйтәм адаштыммы соң? «Үләр өчен кайтканмын икән» дим. Бик каты хәлсезләнгәч, кемдер миңа: «Тор! Әгәр дә тормасаң – үлеп каласың» дигән төсле булды, шул фикер башым аркылы узды.

Шуннан мин әкрен генә бара башладым. Ай күренде, ай күренгәч, урманга чыктым. Анда басу. Басуда йөрергә була. Авылга керсәм – кар басып киткән, өйләр күренми. «Дөрес килмәдем микән бу авылга» дип тагы аптырап киттем. Бернинди ут юк, эт тә юк. Берзаман карап бара башлагач, өйдә бәләкәй генә ут күрдем. Мин әйтәм: «Әни исән икән, авырган гына икән». Минем бөкре әни туп-турыга әйләнгән, җепселләре өзелеп, авызына кан килә, сөйләшми. «Нигә сез аны больницка алып бармадыгыз», дип абыйларны, әтине сүгәм инде. Озак та тормады, әни вафат булды.

Әзһәр абый, сезнең авыл юкка чыккан авыллардан санала. Авылның беткәнен кайчан аңладыгыз?

Авылның беткәнен башта аңламадым да. Чөнки әни үлгәч, авылның кызыгы беткән иде инде миңа, өйнең дә кызыгы юк иде. Ләкин авылда зират кына калгач, кешегә авыр тойгылар килә икән. Авылның бетүе татар халкының бетүе кебек күз алдыма килә.

Күрәсең, минем әнигә булган мәхәббәт бик зур булган һәм аның үлеменә мин әзер булмаганмын. Акыл белән дә, күңел белән дә аңламаганмын.

Ләкин менә бер әйбер кала. Әгәр дә һәр елны шунда кайтмасам, әти-әниемнең каберен карамасам, мин берничек тә үземне тынычландыра алмыйм.

Аллаһка шөкер, игелекле милләттәшләрем ярдәме белән, авылның зиратын яңадан эшләттек. Менә хәзер уйлыйм инде: «Минем бит хәзер үләр вакыт җитте. Мин үлгәннән соң да, Аллаһка шөкер, бу зиратны карарлар» дигән өметтә калам.

Авыл баласы буларак, сезгә нинди уңайсызлыклар белән очрашырга туры килде?

– Паспорт алырга 40 чакрым Тымытыкка киттек. Килеп җиттек - «Милиция» бүлеге тора. Мин бит авыл кешесе, монда керсәң, чыгармаслар милиционерлар дип куркып торам. Нәҗибә керде дә китте – моны төшерделәр. (Халык артисты Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров – авылдашлар – ИТ). Мин килеп кердем – яланаяк, яланбаш, күлмәк-ыштан. Паспортка төшер өчен мине беркем дә өйрәтмәде. Авылда паспорт дигән әйберне беркем дә белми иде. Бер апа килеп чыкты да: «Син нишлисең? Шушыны Совет паспортына төшерергә уйлыйсыңмы?» – ди. «Кара киемеңә, шундый кием белән паспортка төшәләрмени», ди. Шуннан мин әйтәм: «Апа безгә бит 40 чакрым, ничек инде мин кайтып килим? Аннан соң минем ак күлмәк белән костюмым да юк». «Белмим-белмим, әйдә кайт та кит», дип сүгә башлады. Шулвакытны, фотограф абый: «Әйдә утырып тор әле, хәзер берәр нәрсә эшләрбез», диде дә, үзенең костюмын кидереп фотога төшерде.

Аннан да уңайсызрак чак булмады. Әгәр Нәҗибә мине мыскыл иткәннәр күргән булса – оятыңнан җир тишегенә керерсең.

Институтка керергә уйлаган идек тә... Миңа Габдулла абыйның ботинкасын бирделәр, Нурулла абыйның чалбарын. Барырга чыккан гына идек – яңгыр коя башлады. Рангазар дигән авылга килеп җиттек тә – шунда мин әйтәм: «Нәҗибә без болай бара алмыйбыз. Аякларны салыйк та яшереп калдырыйк.»

Сарманнан самосвал машинасына утырып Чаллыга килеп җиттек. Хәзер тора пристань. Кешеләр керәләр дә китәләр, керәләр дә китәләр. Тукта мин әйтәм, нишләп билет алып торам. Кешеләр арасында йөри-йөри кердем дә киттем.

«Готовьте билеты! Готовьте билеты!» дип кычкыра башладылар. Карыйм, ике мичкә тора – шул мичкәләр арасына кердем дә качтым. Инде чыкканда тагын: «Готовьте билеты!» дип кычкыралар. Кешеләр мине төртә-төртә алга җибәрделәр. Билет булмагач – сүгенеп, күткә тибеп җибәрделәр. Очып киттем малай! Такта чемоданым ачылып, йомыркаларым тәгәрәде.

Барып трамвайга утырыйк дигән идек – трамвай кузгалды да китте. Без трамвай күргән кеше түгел бит инде – артыннан чабабыз. Берзаман туктады. Кереп утырган идем, бер апа: «Купи билет», – ди. Мин әйтәм: «Ничек инде купи билет, в трамвае ведь билет не нужен. Трамвай не надо билет. Мне и билет вообще не нужен». Бер заман бу тагын минем янга килгән: «Я говорю вам, купите билет». Мин билет алмагач: «Ну и чаплашка», дип кулын селтәде дә урынына барып утырды.

Казанга мин менә шулай итеп килеп җиттем.

Ничә яшегездә актер булырга карар кылдыгыз?

Казанга килгәч: «Мәскәүдә Щепкин студиясына татар артистлары кабул ителә» дип язылган афиша тора.

Нәҗибә әйдә шунда керик ди. Соң мин әйтәм: «Дуракландыңмы әллә? Нишләп анда керик, мин бит институтка керергә дип килдем». Нәҗибә кыстагач, аңа ияреп кердем. Нәҗибәнең документларын алдылар. Миңа карадылар да: «Менә мин сиңа артист булырга киңәш итмәс идем. Чөнки кара үзеңә – мондый кыяфәт белән артист булмыйлар. Артистлар алар озын гәүдәле, матур булырга тиеш», – диләр. Мин түзмәдем: «Абый, минем абыйлар синнән биегрәк. Аннан соң әле миңа 16 гына. Мин бит әле үсәм абый, борчылма минем өчен» дидем дә, театральныйга кереп киттем.

Мин беркайчан да артист булам дип уйламадым. Радио тыңлама, артистның кем икәнен белмисең, җырчының кем икәнен белмисең, гомумән, театр нәрсә икәнен белмисең. Минем театрга керү – бик очраклы хәл.

Нәҗибә Ихсанова белән сез бер авылдан һәм балачактан бирле бергә диергә дә була. Ул сезнең өчен кем булды?

Аларның гаиләсендә күбрәк кыз балалар иде. Өйләренә керсәң – шулхәтле чиста, пөхтә! Һәм һәрберсе үзенчә талантлы булып чыкты. Сеңелесе Роза – безнең театрда эшләде, икенче сеңлесе Әлмәттә талантлы врач булды.

Нәҗибә бик талантлы артистка иде. Әгәр дә синең белән бергә үскән кеше начар эшләсә, аннан да авыр хәсрәт юк. Ә миңа аның өчен шатланырга гына булды. Ул үзенең чын милли артистка икәнен исбат итте. Ягъни, аның тамырында, аһәңендә, мәгънәсендә татарның җаны ята.

Артисткалар күп ул, ләкин үзенең милләтенең рухын ача белә торган артисткалар бик сирәк.

Күз алдына китерегез – 20 өйле авылдан 2 талантлы артист чыга, 60 ел буе театрда эшли. Бу бит урыс дөньясында да юк. Ә безнең татар халкы аны аңламый.

Шуңа күрә Нәҗибә минем сөенечем булды.

Яшь чакта сез нәрсә турында хыяллана идегез?

Минем хыяллар бик зурдан иде. Чөнки миңа англичаннарны, французларны, немецларны, итальяннарны, хәтта испаннарны һәм Грециянең бөек актриса уйнаганнарын карарга туры килде. Шундый үрнәкләрне күреп мин шаккаттым. Анда теләсәң теләмәсәң дә хыял була.

1957 елны беренче мәртәбә академия театрын күрдем. Билетлары сатылып беткән, тамаша заллары тулы, урамдагы халык «Зәңгәр шәлне» карарга керер өчен театрның ишекләрен, тәрәзәләрен ватып бетерә яздылар. Атлы милиция чакырдылар. Андый хәлне мин Мәскәүдә дә күрмәдем. «Татар артисты бик көчле икән» дигән фикер бөтен йөрәгемә керде. Әгәр талантлы буласың килсә – талантлы кешегә кара.

Татар халкы кино белән спектакльне чагыштырып карый алмады. Татарда кабатланмаслык артистлар бар иде. Хәзер мин аларның кем булганнарын аңлыйм. Шуларны күргәч, әлбәттә хыялланасың. Ходай Тәгалә миңа шушы сәләтне бирсә иде дип хыялланып яшәдем.

Тамашачы нинди образны ярата?

Артист әшәке кешене уйный икән, тамашачы аның турында: «Үзе әшәке булмаса, аңа шундый роль бирмәгән булыр иделәр» дип уйлый. Яхшырак уйнаган саен сез моңа тагын да ышана төшәсез.

Әгәр дә чын талантлы артист карт яки әшәке кешеләрне генә уйный икән – аңа тамашачы күңеле икенче була. Әгәр көлдереп яки гармун белән җырлап сәхнәдән узып китсә, тамашачы: «Менә бу артист ичмасам», дип кала. Тамашачы көлдергәнне һәм чын якты образны ярата.

Мин беркайчан да тамашачы яратсын дип уйнамадым. Рольләр дә шундый иде. 25 яшемдә 60 яшьлек картларны уйный идем. Җыен әшәке һәм явыз кешеләрне уйнадым. Андый артистны нинди тамашачы яратсын?! Мин үзем дә андый артистны яратмас идем.

Театрда синнән тормый. Башта яхшы пьеса булырга тиеш, аннан соң режиссёры сиңа иң яхшы рольне бирергә тиеш.

Тамашачыны өйрәтергә, күндерергә кирәк. Әгәр дә ул милләтенең фаҗигасен ачкан спектакль урынына аю белән куян гына карап үскән икән – ул ничек үсәргә мөмкин?

Сезнең фикерегезчә, татар тарихында 3 иң талантлы актер кемнәр?

Мөхтәр Мутин, Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков.

Габдулла Шамуковны, Хәлил абыйны мин үзем күрдем, ә Мөхтәр Мутинны күрмәдем, ләкин язганнары буенча һәм сөйләүләре буенча Мөхтәр Мутин кебек трагик артист академия театрында булмаган.

Гомумән андый артистлар сирәк була. Грузиннарда – Хорава, Осетиннарда –Тхапсаев.

1917 елдан соң Мөхтәр Мутин «Отелло» спектаклендә Отелло ролен уйный. Отелло кара кеше – ак чырайлы кызга өйләнә. Моны иптәшләре берничек тә кабул итмиләр һәм ничек булса да боларның тормышын бозарга уйлыйлар. Ахырда ак тәнле хатынын үтерергә мәҗбүр итәләр.

Татарлар Отеллоны татар дип күрә. Кара гарәп кешелекле, акыллы, укымышлы һәм гаскәр башлыгы. Ул ак тәнле кешеләрдән кайсы ягы белән ким? Менә шушы фикер ул заман өчен яңа булып яңгырый. Беренче мәртәбә халыкка татарлар белән урыслар бертигез икәнлеген әйтәләр.

Хәлил абый кебек талантлы артистны минем күргәнем булмады.

Ул вакытны без Равил Шәрәфиев белән явыз сугышчыларны уйный идек. Бервакыт сәхнәгә Хәлил абый Әбҗәлилов килеп керде – безгә күз кыса. Без аптырап калдык. Башындагы кәләпүш чыкларын зыр-зыр итеп әйләндерде дә, кереп китте. Ә без бит сакчылар, без аны кертмәскә тиеш идек. Аның уенына карап үземнең сәхнәдә икәнемне онытканмын. Айнып китсәм: авыз ерылган – үзем шырык-шырык көләм. Равил дә минем хәлдә.

Әгәр синең белән уйнаган артист онытылып, рәхәтләнеп көлә икән – тамашачы ничек көлмәсен? Хәлил абыйның һәр сүзенә кул чабалар, залдагы тамашачы егыла-егыла көлә иде. Хәлил абыйның Хуҗа Насретдине милли героебызга әверелде.

Габдулла Шамуков кебек укымышлы кешене мин күрмәдем. Ул Уильям Шекспирның «Чамасына күрә чарасы» спектаклен татар теленә тәрҗемә итте. Әйтерсең, ул әсәрне татар кешесе язган!

Габдулла абый «Сөембикә» манарасын татарлар төзегәнен исбат итте. Элек безгә «аны урыс халкы төзеп бирде» дип күкрәк кагалар иде.

Мәхәббәт нәрсә ул?

Ходай Тәгалә мәхәббәтне күрсәтмәсен җәмәгать. Үзегезне саклагыз. Яхшы булса да авыр булачак ул, начар булса да авыр булачак. Чөнки мәхәббәт ул бик катлаулы әйбер һәм теләсә кемгә бирелми. Кеше белән кеше матур итеп яшәүдә мәхәббәтнең катнашы булмаска да мөмкин.

Мин уйнаган мәхәббәтле спектакльләр һәрберсе фаҗига белән бетте. Әкрен-әкрен кеше аңлау, кабул итә белү һәм аның мәгънәсен белү – ул көчлерәк.

Мәхәббәтсез, хөрмәт белән генә башланган әйберләр бер береңне тоемлауга этәрә.

Артист буларак, сезгә гашыйк булган кызлар булдымы?

Әйбәт кешене уйнасаң, телесә теләмәсә дә кыз бала сиңа гашыйк була. Бервакытны уйнап чыктым, мине бер кыз бала көтеп тора: «А вы на сцене так красивы были, что-то вы оказывается не очень такой», фәлән-төгән дип сүз башлады. «Вы очень красивы, но мне это не нужно», дидем. Менә шуннан башланган әйберләр бар.

Сезгә иң тәэсир иткән китап?

Миңа Джек Лондонның «Мартин Иден» китабын укырга туры килде. Аның хәтле тәэсир иткән китапны хәтерләмим. Бераз ятып торам да – тагын укыйм, елыйм да тагын укыйм. Суга баткан үлемен шул хәтле тирән итеп язган – ахырда язучы үзе дә бит шулай һәлак була.

Үткән заманга кире кайтып булса, сез нәрсә үзгәртер идегез?

Беренчесе, ул Сталин репрессияләре. Сталин заманында ничә миллион талантлы кешеләребез үтерелгәнен белгәч, мин шаккаттым. Татарларның иң кадерле кешеләрен атып үтергәннәр. Алар санап бетергесез. Бу әйбер безнең илдә генә булырга мөмкин.

Икенчесе, хәзерге сәясәт. Кем инде империя төзим диеп, социализмнан кире капитализмга кайта? Социализмның идеясе дә, законнары да шундый көчле иде.

Беренчедән, бөтен кеше бертигез иде. Ә хәзер — кем хәерче, кем бай. Дөньядагы иң әшәке капитализм — Россиядә. Әлеге вакытта бер илдә дә андый капитализм юк, чөнки алар ул этапны үттеләр инде.

Йөз ел буе төзегән әйберне сындырып, йөз ел элек булган әйбергә кайту, ул кайтуда иң әшәке алымнарны куллану — минем күңелемә якын әйбер түгел.

Бөтен кеше бертигез.

Минем кебек куркак кеше һәрбер сүзен әйтә алмый инде. Әле бик сирәк әйтсәм дә үкенеп йөрим. Алар барыбер аңламый. Стенага борчакны күпме сипмә — ул төшә дә китә. Татар кешесенә дә шулай ук.

Мин бернәрсә дә үзгәртә алмыйм. Әмма мин кешеләргә бер әйбер аңлатырга тырыштым. Татар кешесе үзен беркайчан да башкалардан түбән дип санамаска тиеш.

Безне, «дөньяда иң бөек халык — рус халкы» дип өйрәттеләр. Чит телләрне белү ул сөенеч кенә. Ләкин үзенең телнең мәгънәсен, үзенең халкының биеклеген ача белмәгән татарның нинди киләчәге булсын?

Әгәр дә татар үзен бөек халык дип санамый икән, аның киләчәге юк.

Барыбыз да яраклашабыз инде, сүз дә юк. Ләкин яраклашсаң да үз фикереңне әйтә белү булырга тиеш бит.

Милли горурлык булмау аркасында татар бик күп әйберне югалтты.

Иң авыры – 1552 икенче елда Иван Грозныйның татар дәүләтен җимереп, Казанны яндырып, меңләгән кешене үтереп, астырып, суга батырып китүе. Шул дәүләтне саклар өчен нишләп халык күтәрелмәгән соң?! Казанның хан сараенда бердәмлек булмый, берсен-берсе саталар. Нинди халык булган соң алар?! Нишләп алар безне шушындый хәлгә калдырганнар?! Без үзебезне үзебез харап иткәнбез.

Сезне артист буларак нәрсә борчый?

Дәүләтебезне торгызу өчен җанын фида кылган чын бөек шәхесләрне уйнарга насыйп булмады. Мөселман диненең татарларга ни өчен кирәк икәнен ачып биргән әсәрне уйнарга насыйп булмады.

Кешедә рухи көчнең агышын, үсешен, үзгәрешен күрсәткән әсәрне мин сәхнәдә күрмәдем. Күрәсең, аларны язар өчен чын талантлы кешеләр бик аз. Язсалар да, алар куркырлар иде.

Яшьлекне сагынасызмы?

Яшьлекне бөтен кеше сагына инде. Ләкин миндә андый сагышлар юк. Кешенең язмышы үзе белән бара. Язмыштан узмыш юк.

"Интертат". Айнур Җамалетдинов, Ильяс Хаҗиева. 23.07.2022 ел.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!