Яңа бинага экскурсиягә чакырабыз!
Чәршәмбе 12.02.2025
Кадерле тамашачылар! Сезгә күптән көтелгән яңалыкны җиткерергә ашыгабыз! 1 марттан без Камал театрының яңа бинасы буйлап экскурсияләр башлыйбыз. Сез театрның сәхнә залларын күрә алачаксыз, функциональ тулылану, төзелеш тарихы һәм башка кызыклы фактлар турында мәгълүмат алачаксыз. Шулай ук экскурсовод якындагы планнар һәм вакыйгалар программасы турында сөйләячәк.
"Яңа Камал театры +" экскурсиясендә бина белән таныштыру өлешен Камал театры артисты алып бара, экскурсиянең икеңче өлеше камера залында спектакль видеоязмасын карау белән тәмамлана.
Бина белән танышу экскурсиясе 40 кешелек "Экскурсии +" 60 кешелек төркемнәрдән тора.
