Яңа бинага "Камал кичләре" уенына чакырабыз
Җомга 28.03.2025
15 апрель көнне 19.00 сәгатьтә театрның Камера залында "Камал кичләре" уены уза.
"Камал кичләре" - сәнгать дөньясының танылган әһелләре һәм аларның талантын хөрмәт итүче тамашачыларның очрашу һәм берләшү вакыты ул. Әлеге мавыктыргыч уенда Татарстан артистлары, режиссерлары, җырчылары, язучылары, рәссамнары, тамашачылар арасыннан сайланган капитан җитәкчелегендә, бер-берсе белән ярышачак.
Бу уен иҗатчыларга яңа идеяләр һәм коллаборацияләр өчен сәбәп булса, тамашачыларга әлеге талантлы шәхесләр белән якыннанрак танышу, аларны башка яктан ачу һәм, әлбәттә инде, эксклюзив программаның бердәнбер тамашачылары булу мөмкинлеге бирәчәк.
Билет бәясе: 2000 сум.
