САНАУЛЫ КИЧЛӘР/ ПЯТЬ ВЕЧЕРОВ
До начала осталось:
САНАУЛЫ КИЧЛӘР/ ПЯТЬ ВЕЧЕРОВ
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд
0

"Король Лир" диплом спектаклен карау өчен теркәлү

Пәнҗешәмбе 03.06.2021

14-20 июньдә Камал театрында Казан дәүләт мәдәният институтының татар актерлык курсында укучы студентларның диплом спектакльләре күрсәтелә. Курс җитәкчесе - ТР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, укытучы - Рамил Гәрәев, сәхнә теле буенча укытучы - Инсаф Абдулла.
"ПАРКОВКА" (15 июнь) һәм "БЕРЕНЧЕ ТЕАТР" (17 июнь) спектакльләренә билетларны безнең сайт kamalteatr.ru һәм касса аша алырга мөмкин. Касса номеры: 293-03-74.
"КОРОЛЬ ЛИР" (16 һәм 20 июнь) спектакленә керү өчен безнең вконтакте төркемендә теркәлү узу сорала.
Урыннар саны чикле, язылырга ашыгыгыз.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес