Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Алтайдан килгән режиссер: Безне Казан күп нәрсәгә өйрәтә

Чәршәмбе 07.06.2023

Бүген фестивальнең матбугат үзәгендә Үзбәкстан, Алтай Республикасы һәм Адыгея Республикасы театрлары вәкилләре белән матбугат конференциясе узды. Чарада Сырдарья өлкә музыкаль-драма театры режиссеры Нигора Гаибназарова, П.В.Кучияк исемендәге Милли драма театрының баш режиссеры Эмма Иришева һәм Адыгея Республикасы Театр берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Ачмиз катнашты.

Сырдарья театры «Нәүрүз»гә Чыңгыз Айтматовның «Ана кыры» әсәре буенча спектакль алып килде.

Режиссер сүзләренчә, Чыңгыз Айтматов иҗатын Үзбәкстанда бик яраталар. Аның пьесалары буенча спектакльләрне берничә буын артистлар уйный. Нигора Гайбназарова әйтүенчә, бүгенге заман күзлегеннән спектакль бик актуаль...

П.В. Кучияк исемендәге милли драма театры фестивальнең даими катнашучысы.

«Без ел саен “Нәүрүз” фестиваленә киләбез. Ул аерым әһәмияткә ия, чөнки барлык төрки милли театрларны җыя, - дип сөйләде Алтай режиссеры Эмма Иришева. - Безнең фестивальдә 3 бурыч бар: үз телебездә уйнарга, үз милли драматургиябезне тәкъдим итәргә һәм спектакльләребезне тәнкыйтьчеләргә күрсәтергә. Безгә театрның репертуар сәясәтен алга таба нинди юнәлештә алып барырга икәнен аңлау өчен тәнкыйтьчеләрнең бәясе кирәк”.

"Миңа Казанда иҗади лабораторияләр, режиссура, актерлык осталыгы, менеджмент һәм тамашачы белән эшләү ошый. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез", - дип билгеләп үтте спикер.

П.В Кучияк исемендәге милли драма театры алтай телендә спектакльләр куючы дөньядагы бердәнбер театр. Эмма Иришева сүзләренчә, театрның төп бурычлары-телне саклау һәм аны өйрәтү максатыннан яшь буынны җәлеп итү.

Театр «Науруз»дә режиссер Амаду Мамадаков куйган «Лодочник» спектаклен тәкъдим итә. Бу спектакльдә кешенең үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен ничек хөрмәт итүен күрсәтәләр, аларны ата-бабалары халык авыз иҗаты аша саклаган.

Эмма Иришева билгеләп үткәнчә, Милли драматургия белән театрда катлаулырак икән. Язучылар тумый. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Театр талантлы драматурглар эзли һәм аларга үсәргә булыша.

Алтай театры үз телен милли драматургия аша саклый, әмма рус классикасы ярдәмендә акча эшли. Аны рус телендә Туган телгә синхрон тәрҗемә белән уйныйлар. Спикер сүзләренчә, Пушкин картасы ярдәмендә театрга йөрүче тамашачыларның саны арткан.

Адыгея Республикасының театр берләшмәсе фестивальгә икенче тапкыр килә. Беренче тапкыр алар 8 ел элек килгәннәр иде.

"Без фестивальдә катнашу өчен Казанга бик шатланып килдек. Миңа, яшь җитәкче буларак, фестивальләрдә катнашуыбыз, алга таба нинди юнәлештә барырга икәнен аңлау өчен спектакльләребезне тәнкыйтьчеләр каравы мөһим. Без драматурглар, режиссерлар белән хезмәттәшлеккә ачык", - дип сөйләде театр берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Ачмиз.

Фестивальгә театр «Всадник счастья» спектаклен алып килде. Спектакльнең режиссеры - Андзор Емкуж. Пьесаның авторы - Тимур Дербе. Әсәр Адыгеянең 100 еллыгы хөрмәтенә республика конкурсы лауреаты була, аны театр берләшмәсендә куярга карар кылалар.

"Күптән түгел без театр берләшмәсе булдык. Моңа кадәр безнең Майкопта 2 театр бар иде: милли һәм рус. Хәзер без берләштек. Шуңа да карамастан, бездә 2 труппа бар: рус һәм милли труппа”.

Спикер сүзләренчә, Адыгеядә дә туган телне саклау проблемасы бар. Театрда милли спектакльләр рус теленә тәрҗемәдә куела.

Рөстәм Ачмиз сөйләвенчә, ул яшь кадрларны укыту эше белән янып йөри, актерларны башкала уку йортларына укырга җибәрергә планлаштыра.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!