"Сәфәр" спектакленең фотокүргәзмәсе
Сишәмбе 23.11.2021
4-7 ноябрьдә театрыбызда "Сәфәр" спектакленең премьерасы булды. Фотограф Рәмис Нәҗмиев репетиция барышында искитмәле фотолар төшергән иде. Аның эш нәтиҗәсен без театр фойесында урнаштырдык. Сезне фотокүргәзмәгә чакырып калабыз. Һәм, исегезгә төшерәбез, "Сәфәр" спектакле 2 һәм 29 декабрьдә булачак.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74