касса театра
8 (843) 222-88-22язык сайта
Үткәрелү вакыты:
1 нче октябрь, 13:00 сәг.
Үткәрелү урыны:
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының
пресс-конференцияләр залы,
Декабристлар урамы, 2 йорт
Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең йомгаклау этабы
Спикерлар:
Шакиров Данис Фәнис улы – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;
Якупов Илфир Илшат улы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры;
Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;
Миндубаев Рифат Фәнил улы – Ш.З.Закиров исемендәге XIX Төбәкара театр коллективлары бәйгесенең кураторы.
Конкурс турында:
Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге XIX Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесе Татарстан Республикасы халыкларының һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелә.
Конкурс өч турда уза. Беренчесе Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә узды. Анда барлыгы 250 театр коллективыннан 2 меңнән артык кеше катнашты. Шулар арасыннан 40 коллектив киләсе турга үтте. Икенче сайлап алу туры 2019 елның 11 мартыннан 29 апреленә кадәр Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Әтнә һәм Теләче районнарында узды.
Өченче тур 2019 елның 6-15 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак. Керү махсус чакыру билетлары буенча. Билетлар бушлай. Теләгән һәр кеше, оешма түбәндәге номерга шалтыратып, билетларга заказ бирә ала.
тел. 8 917 856 02 06 Вәлиәхмәтова Сөмбелә Дамир кызы
Бәйгенең җиңүчеләре 2019 елның 9 нчы декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан ителәчәк. Конкурс «Гран-при»га ия булган коллективның спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак.
Жюри әгъзалары (йомгаклау туры):
|
Әюпов Ренат Мирзахәсән улы |
- |
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрының баш режиссеры, жюри рәисе
|
|
Галимова Эльмира Мөнир кызы
|
- |
М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы һәм Россия федерациясе композиторлар берлеге әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире
|
|
Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы
|
- |
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы
|
|
Игламов Нияз Рәуф улы
|
- |
Д.Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты, театр белгече-тәнкыйтьче, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире
|
|
Юкачева Раушания Хөснетдин кызы
|
- |
Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты
|
|
Нургалиев Алмаз Азат улы
|
- |
Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты баш референты
|
|
|
|
|
2008 елдан 2018 елга кадәр «Идел-йорт» театр коллективлары конкурсының Гран-при ияләре:
2008 – Кукмара районы мәдәният йортының театр коллективы.
2009 – Чирмешән районы мәдәният йортының театр коллективы
2010 – Әтнә районы мәдәният йортының театр коллективы
2011 – Актаныш районы мәдәният йортының театр коллективы
2012 – Азнакай шәһәре район мәдәният сараеның театр коллективы
2013 – Арча районы мәдәният йортының театр коллективы
2014 – Кукмара районы мәдәният йортының театр коллективы
2015 – Теләче районы мәдәният йортының театр коллективы
2016 – Мөслим районы мәдәният йортының театр коллективы
2017 – Актаныш районы Киров авылы мәдәният йортының театр коллективы
2018 – Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге халык театры
Фотогалерея