13 елдан соң Фәрит Бикчәнтәев СССР һәм АКШ татарлары турында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен сәхнәгә куяр. Ә монда, совет-фин сугышында ике солдат очраша. Аларның тамырлары бер авылдан. Ләкин Зариф - Татарстаннан, ә Зыятдин - Финляндиядән. Һәм аларга бер-берсе белән сугышырга берничек тә ярамый. "Телсез күке"дә сөйләшүләр, чит ил кешеләре, эмигрантлар күп, рус һәм алман телләре (Зөлфәт Хәкимнең әсәрендә чит телләр тагын да күбрәк, ләкин аны сәхнәдә тормышка ашыру авыр дип санаганнар), татар теленең төрле сөйләмнәре яңгырый...
Әлеге спектакльдә Камал сәхнәсендә беренче тапкыр Олег Фазылҗанов уйный, аның кулдашы буларак тәҗрибәле Рамил Төхвәтуллин чыгыш ясый. Спектакль бик актуаль - "татар" сораулары, Сталин чоры кайтавазлары белән мелодрама һәм публицистика кушылмасы. Хәзерге вакытта ул ничек карала? Әсәрнең тексты белән аның сәхнәләштерелгән варианты бер-берсеннән аерыламы? Тәрҗемә ителми торган татар моңы чыннан да булгач, шундый ук татар күңеле дә бармы? Тамашачылар да "Телсез күке"ләр түгелме?
Боларның барысын да без, спектакльләрдән өзекләр карап, драматурглар, тел, сәнгать белгечләре, тарихчылар һәм актёрлар белән аралашып ачыкларбыз.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74Фотогалерея