Шәрык клубында - "Гөлҗамал. Чакыру"
Пәнҗешәмбе 19.05.2022
28 май көнне 14.00 сәгатьтә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексында Н.Исәнбәтнең "Гөлҗамал. Чакыру" пьесасыннан бер күренеш күрсәтелә. Режиссер - Рамил Гәрәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Рольләрне яшь актерлар: Эльза Моратхуҗина, Рәдиф Галимов һәм Рәйхан Габдуллина башкара. Өзекнең озынлыгы 15 минут. Спектакльдән соң "Шәрык клубы" буенча экскурсия булачак (билет бәясенә кергән).
Телефон: (843) 200-12-37
Адрес: Татарстан ур., 1