Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2016» конкурсына йомгак ясады.
Татарстан нәшриятларында 2016 нчы елда дөнья күргән, 2017 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашты. 2018 нче елның 21 нче мартында Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.
«Татарча публицистик һәм фәнни-популяр басма» номинациясендә беренче урынны Камал театры актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның «Язмыш» китабы яулады.
Китапка Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрындагы иҗади эшчәнлеге, театрның башка артистлары, үткән һәм хәзерге заманның төрле танылган шәхесләре турында мәкаләләре, уйланулары, истәлекләре кергән.
Әлеге китапны Камал театрының фойесында (кибет спектакль башланыр алдыннан бер сәгать кала һәм спектакль беткәнгә кадәр эшли) һәм театрның складында сатып алырга мөмкин. Склад театр бинасының хезмәткәрләр эшли торган өлешендә урнашкан, эш көннәрендә сәгать иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр эшли.
Фотогалерея