Тамашачылар катнашындагы спектакльнең репетицияләре
Сишәмбе 14.09.2021
Тамашачылар катнашачак спектакль турында онытмагызмы? Кастинг узган катнашучылар безнең театрга даими йөриләр. Репетицияләр, сәхнә артына экскурсияләр ясыйлар, актерлык сәнгате буенча мастер-класслар узалар. Җыеп әйткән, театр атмосферасына чумдылар. Бу театр тарихында беренче шундый тәҗрибә. Без барыбыз да нәтиҗәне түземсезлек белән көтәбез. Ә сез?