Татарча диктант 2021
Җомга 10.09.2021
Бүген, 10 сентябрь көнне, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "Татарча диктант" Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Катнашучылар өчен текстны безнең театр актрисасы, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Дания Нуруллина укыды. Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гүзәл Шакиров, Раил Шәмсуаров, шулай ук Фәннур Мөхәммәтҗанов һәм башка театрлар вәкилләре катнашты.
Чараны ТР Театр әһелләре берлеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы оештырды.