Top.Mail.Ru
билеты
поиск
Ошибка

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий.

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

зэнгэр шаль

голубая шаль

Дорога — это универсальная метафора. Дорога — это и жизнь человека — путь от рождения к смерти. Это и стремление к цели, и преодоление препятствий. Это...

5 элементов
cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

cart-item

Памятные медали Татарстана. ТГАТ имени Галиасгара Камала

3 шт., 800 ₽

Итого к оплате: 1600 ₽

перейти к оформлению
Восстановление пароля

Для восстановления пароля введите свой e-mail

Ошибка

1 һәм 2 март көннәрендә Г.Камал театрының яңа бинасында беренче театраль чаралар үтә: «Казанга Тукай кайткан» спектакле, «Алар беренчеләр иде» спектакль-концерты, оркестрның «Яңа» дип аталган концерт-программасы, шулай ук бина буйлап экскурсияләр. Театрның Яңа чорга атлаган беренче сезонында тамашачыларны премьералар, фестивальләр, концертлар, кино күрсәтүләр, интерактив экскурсияләр һәм башкалар көтә.

1 һәм 2 март көннәрендә Г.Камал театрының яңа бинасында беренче театраль чаралар үтә: «Казанга Тукай кайткан» спектакле, «Алар беренчеләр иде» спектакль-концерты, оркестрның «Яңа» дип аталган концерт-программасы, шулай ук бина буйлап экскурсияләр. Театрның Яңа чорга атлаган беренче сезонында тамашачыларны премьералар, фестивальләр, концертлар, кино күрсәтүләр, интерактив экскурсияләр һәм башкалар көтә.

Премьералары яңа бинада планлаштырылган спектакльләрнең инде бүгенге көндә репетицияләре бара. 21-23 мартта универсаль залда Гюнгер Дильменның «Тере маймыл рестораны» пьесасы буенча куелган «Сары елга» спектакленең премьерасы көтелә. Режиссеры - Мостафа Курт (Төркия), рәссамы - Сергей Скоморохов, композиторы - Йосыф Бикчәнтәев. Рольләрне Татарстанның халык артисты Рамил Вәҗиев, ТРның атказанган артистлары Илнур Закиров, Миләүшә Шәйхетдинова, шулай ук Рәдиф Галимов, Эльвир Сәлимов һәм Эльза Моратхуҗина башкара.

30 һәм 31 мартта Көнчыгыш залда ГИТИСта Е.Каменькович һәм Д.Крымов остаханәсен тәмамлаган Данна Афаунова куелышында атаклы «Мең дә бер кичә» спектакленең премьерасы планлаштырыла. Иҗат төркеме: рәссам - В.Николайчук, композитор - С. Гафаров, хореограф - А. Кружилина, яктылык буенча рәссам һәм видеорәссам - А. Краснодед.

7, 8 һәм 25 мартта театрның иске бинасында Академия театры тарихында беренче тапкыр Таҗи Гыйззәт либреттосына Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән «Башмагым» музыкаль комедиясе тәкъдим ителә. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, костюмнар буенча рәссам - Марина Марьянич, хореографлар - Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар, музыка җитәкчесе - Данияр Соколов.

Театрда Динә Сафина пьесасы буенча Лилия Әхмәтҗанова куелышында театраль променад репетицияләре бара. Спектакльнең рәссамы – С.Скоморохов, костюмнар буенча рәссам – М. Марьянич, композитор - А. Фәрхәтшин, хореограф - С.Әминова, медиа-контент буенча рәссам - Ф.Замахаев.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына театр Әсгать Мирзаһитов пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында һәм Сергей Скоморохов бизәлешендә «Әниләр улларын көтә» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук бу мөһим датаны бәйрәм итү кысаларында театр Мосфильм, Ленфильм һәм Татаркино белән берлектә тамашачыларны Бөек Ватан сугышына багышланган классик һәм заман фильмнары ретроспективасына чакырачак.

Данияр Соколов җитәкчелегендәге театр оркестры да яңа проектлар әзерли. Оркестр театрның яңа бинасындагы яңа студиядә татар музыкасы антологиясен яздыра башлый. Оркестр һәм театр тарихында беренче мәртәбә тамашачыларга татар орган музыкасы, удар инструментлары концертларына, бэби-концертларга абонементлар тәкъдим ителәчәк.

Яңа бинада төп резидентларның берсе - «Апуш» татар балалар театр студиясе булачак. Студия Резеда Гарипова һәм Илфак Хафизовның «Сарымсак» спектакле, Резеда Гобаеваның «Елантауда» татар риваятьләре мотивлары буенча этно-мюзиклын һәм Илгиз Зәйниевнең «Апуш» студиясе өчен махсус язылган яңа пьесасы премьераларын уйнарга ниятли.

Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров үзенең командасы белән бергә театр өчен яңа программа әзерли. Апрельдә универсаль залда Malsi Music концерты көтелә. Май аенда Көнчыгыш залда Gauga төркеменең акустик концерты узачак. Июньдә «Ямьле музыка» шоукейс-фестивален оештыру планлаштырыла. Июльдә Зур залда Илһам Шакировка трибьют көтелә.

Камал театры һәм «Татаркино» хезмәттәшлеге яңа бинада да дәвам итәчәк. 2021 елда беренче тапкыр «Кино+театр» уникаль акциясе игълан ителгән иде, аның кысаларында «МИР» кинотеатрында зур экранда һәр якшәмбе театр репертуарыннан иң популяр спектакльләрнең видеязмалары күрсәтелде. Бу коллаборация тамашачыларга ошады, һәм күпсанлы сораулар буенча «Кино+театр» акциясе 2022, 2023 һәм 2024 елларда да кабатланды. 2025 елда мәдәният учреждениеләре арасында хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк. Театрның яңа бинасында «Театр + кино» киноклубы ачылачак, һәм хәзер татар режиссерларының фильмнарын Камал театры тамашачылары да карый алачак.

XI Бөтендөнья театр олимпиадасының махсус программасын Каззанда уздыру - Татарстан өчен зур вакыйга булыр дип көтелә. Республикага олимпиаданың оештыру комитеты президенты, танылган грек режиссеры Теодорос Терзопулос шундый тәкъдим белән чыкты. Олимпиаданың махсус программасын оештыруда шулай ук Россия милли театрлары Ассоциациясе һәм Ассоциация советы рәисе – Халыкара олимпиаданың оештыру комитетының Россиядән бердәнбер әгъзасы, Россия режиссеры Валерий Фокин да катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның 9-22 июненә планлаштырылган XI Халыкара олимпиаданың махсус программасы белән беррәттән XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале дә узачак. Ике халыкара проектның да спектакльләре, чаралары Г.Камал театрның яңа бинасында күрсәтеләчәк. Театр олимпиадасында Россияне - Россиянең милли драма театры (Александринский театр), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Олонхо театры (Якутия), М.Гафури исемендәге Башкорт академия театры, чит илләрне - Грециянең АТТИС театры (Греция), Аран курчак театры (Иран), Төркия дәүләт театры (Төркия, Әнкара), «Janni Younge Productions» курчак театры (Көньяк Африка Республикасы) һәм башкалар тәкъдим итәчәк.

XI Бөтендөнья театр олимпиадасының махсус программасы кысаларында шулай ук милли театрлар ассоциациясе театрлары вәкилләре, Россия һәм дөнья театрының күренекле эшлеклеләре катнашында халыкара фәнни-гамәли конференция, дөнья театрының танылган вәкилләре белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Г.Камал театры өчен тагын бер мөһим яңалык - ГИТИСның Россия театр сәнгате институтында актер-режиссерлык осталыгы буенча махсус курс җыелу. Курсның җитәкчесе - Фәрит Бикчәнтәев. Дәресләр Казанда һәм Мәскәүдә, Г.Камал тенатрында һәм ГИТИСта үтәчәк. Булачак абитуриентлар өчен консультацияләр 1 марттан, һәр якшәмбе 11дән 13 сәгатькә кадәр Камал театрында уза. 16 мартта Яр Чаллыда (Гыйләҗев исесендәге театрда), 30 мартта – Әлмәттә (Әлмәт татар драма театрында) теләге булган абитуриентлар өчен консультацияләр үтәчәк.

Фотогалерея

Продолжая пользоваться сайтом, вы соглашаетесь с условиями политики конфиденциальности.