Камал театры җәйге кинотеатр ачты
Шимбә 20.08.2022
Кичә, 19 августта, Камал театры "Җәйнең бер кичендә" дигән яңа проект башлап җибәрде. "Шәрык клубы" ишегалдында ачык һавада җәйге кинотеатр форматында "Үлеп яраты"(2011 ел) спектакле күрсәтелде. Шул ук көнне ТР Әгерҗе районы Иж-Бубый авылының бертуган Иж-Бубыйлар исемендәге мәктәп укытучылары өчен Камал театры директоры Илфир Якупов интерактив комплекс буенча экскурсия үткәрде.
Киләсе сеанс 25 августта булачак - "Мулла" спектакленең видеоязмасы тәкъдим ителәчәк. Спектакль Туфан Миңнуллинның тууына 87 ел тулуга багышлана.
Сентябрь аенда проект "Шәрык клубы" бинасында дәвам итәчәк.