Камал театры - "Белем җәүһәрләре" халыкара бәйгесе җиңүчесе
Дүшәмбе 06.12.2021
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә XII "Белем җәүһәрләре" Халыкара бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Камал театры ике номинациядә призлы урыннар яулады:2 урын "Иң файдалы һәм популяр татар видеоблогы/видеоканалы" номинациясендә - Камал театрының "Әле" проекты, Камал театры ютуб-каналы.
3 урын "Иң файдалы һәм популяр татар Инстаграм - аккаунты" номинациясендә - Камал театры Инстаграмы.