Камал театры Саба Мәдәният Йортында "Өйләнәм.tat" спектаклен күрсәтте
Сишәмбе 04.10.2022
Кичә, 3 октябрьдә, Камал театры Байлар Сабасы мәдәният йортында Илгиз Зәйниевның "Өйләнәм.tat” спектаклен тәкъдим итте. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм тулы аншлаг белән узды.
Укытучылар көненә багышлап үткәрелгән әлеге чарада Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты.