Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры "Тантана" ("Триумф") премиясенең 8 номинациясендә җиңүгә дәгъвә кыла

Шимбә 18.03.2023

17 мартта  М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» («Триумф») – 2023 театраль премиясен тапшыру комиссиясе утырышы узды, аның нәтиҗәләре буенча премия номинантлары билгеләнде. Тантана һөнәр премия булып һәм ул театр сәнгате өлкәсендә ирешелгән иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры быел түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим ителде:

"Дебют" 

Эльза Моратхуҗина -
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» 

"Иң яхшы эпизодик роль» 
Илнур Закиров -
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" 
Зөлфирә Зарипова - "Рәшә"

"Иң яхшы икенче пландагы хатын-кыз роле" 
Алсу Гайнуллина -
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр"

"Иң яхшы икенче пландагы ир-ат роле"
 Илтөзәр Мөхәммәтгалиев -
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" 

"Иң яхшы хатын кыз роле" 
Ләйсән Гатауллина -  
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр"
Гүзәл Шакирова - 
"Рәшә" 

"Иң яхшы ир-ат роле" 
Фәннур Мөхәммәтҗанов - 
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" 

"Кече формадагы иң яхшы спектакль" - "Көл" 

"Зур формадагы иң яхшы спектакль - "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»

 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2023 театр премиясе җиңүчеләре 2023 елның 27 мартында, Халыкара театр көнендә, Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә игълан ителәчәк.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!