23 март 18.00 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең 5нче дәресе уза. Тамашачыларга "Казан егетләре"спектакленең (1990, 2001 еллар) видеоязмасы күрсәтелә. Авторы - Мансур Гыйләҗев, режиссеры- Фәрит Бикчәнтәев.
Тыйнак кына декорацияләр, гади сюжет бәйләнеше, туксанынчы елларда мәҗбүри булган өстәмә җырлар - әлеге спектакльне карау сәер дә, кызыклы да иде. Мондый комедияләрнең уңышлы булу сере нидә соң? Спектакльнең сюжеты гомумән мөһим түгел, бар да тамашачыларның туктаусыз көлүләренә генә корылган кебек тоела. Шул ук вакытта, матбугат чараларындагы һәм социаль челтәрләрдәге мәгълуматларга өстән генә күз йөрткәндә, хатын-кызларның һәм ир-атларның үз-үзләрен тоту модельләре арасындагы каршылык, татар мәдәниятендә булган шәһәр һәр авыл стетеотипларының актуальлеге кимими. Әлеге мәсьәләрне истә тотып, спектакльне тирән фикерле дип әйтеп буламы? Әгәр дә бөтен юморны алып атсак, элеккеге студентлар килеп эләккән авылның хәле бер дә сөендерми - спиртзавод аның бөтен ир-атларын юк иткән. Юкка гына бичара сыер савучылар көчле ир-атларны юксынмыйлар.
Дүрт шәһәр егете һәм дүрт авыл кызы турындагы тарихны күп танылган актерлар уйнады. Театрга даими йөрүче тамашачы, мәсәлән, Раушан Шәриповның уенын Радик Бариевныкы белән, яки тагы да кызыклы булган Рәшит Шамкайны Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән чагыштыра алды. Камал театрының архивында әлеге популяр спектакльнең берничә варианты сакланган. Чираттагы очрашуда без спектакльнең төрле бүлекләрендә төрле составларны күрә алачакбыз.
БИЛЕТ АЛЫРГА КАССА: (843) 293-03-74