Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тирән кайгы

Якшәмбе 22.08.2021

Татарстан Республикасы мәдәнияте зур югалту кичерә – 22 август көнне 82нче яшендә Татарстан Республикасының халык артисты Шамкаев Рәшит Мирза улы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән 2001 елга кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Кабатланмас талантка, үзенә генә хас аһәңгә ия булган Рәшит Шамкаев тарафыннан Камал театрында эшләү дәверендә иҗат ителгән: Проня — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Тишка — «Агай эне ак мыек» (А.Островский); Таһир — «Әнә килә автомобиль» (Ф. Яруллин); Ясәви — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Савелий — «Солдат хатыны» (Н.Анкилов); Нигъмәтҗан — «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид); Труффальдино — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Анчугин — «Булмас димә, дөнья бу» (А.Вампилов); Гыйльметдин — «Ат карагы» (Т.Миңнуллин); Мөбарәк — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Шәйхи — «Килә ява, килә ява...» (З.Хәким) һәм башка рольләрендә артистның сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң ачыла.
Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкаевның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Хушлашу мәрәсиме бүген 12.30  сәгатьтә Чуйков урамы 49нчы йорт адресы (2нче подъезд) үтәчәк. . Ул хатынының туган ягында - Арча районы Түбән Ор авылында җирләнәчәк.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!