Мультконцерт. Концерт солистов оркестра Театра Камала
До начала осталось:
Мультконцерт. Концерт солистов оркестра Театра Камала
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

ТИРӘН КАЙГЫ

Пәнҗешәмбе 20.06.2024

Татарстан Республикасы мәдәнияте зур югалту кичерә. 89нчы яшендә актер, телевидение режиссеры, милли мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне үстерүгә зур өлеш керткән, татар артистларын кинотасмалар аша тарихка кертеп калдырган күренекле шәхес, дистәләгән татар телеспектакльләре авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зарипов Әхтәм Исмәгҗан улы вафат булды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә олы хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.

Хушлашу 21 июндә 11.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була.
(К.Насыйри урамы, 17)


Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!