Туган көнегез котлы булсын!
Сишәмбе 03.05.2022
3 май – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Дунаев Николай Иван улының туган көне.Хөрмәтле Николай Иванович, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм тагын озак еллар дәвамында театр сәнгатеннән аерылмавыгызны телибез!
