Балтач гимназиясендә камаллылар белән иҗади очрашу
Пәнҗешәмбе 19.01.2023
Кичә Балтач гимназиясендә Камаллылар белән иҗади очрашу узды. Артистлар "Бию пәрие", "Мәхәббәт FM" һәм "Җанкисәккәм" спектакльләреннән өзекләр уйнады. Камаллылар шулай ук музыкаль номерлар башкардылар, шигырьләр укыдылар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бәйгеләр оештырдылар.
Чараны Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Очрашуда 100дән артык кеше катнашты.