Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Казанда «Нәүрүз» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды

Җомга 11.06.2021

Бүген фестивальнең матбугат үзәгендә “Нәүрүз”гә чакырылган тәнкыйтьчеләр катнашында түгәрәк өстәл үтте. Алар барлык спектакльләрне карадылар һәм бәя бирделәр. Чарада театр тәнкыйтьчесе, Мәскәү курчак театры матбугат сәркатибе Анна Казарина (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе һәм журналист Мария Кожина (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе, Мәскәү яшь тамашачылар театрының әдәби бүлек мөдире Владислава Куприна (Мәскәү), журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Ольга Фукс (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе Алексей Пасуев (Санкт-Петербург) һәм театр тәнкыйтьчесе, фестивальнең программа дитректоры Нияз Игъламов катнашты.

«Минем өчен “Нәүрүз” – төрки халыклар театрлары белән якыннан танышу. Нәүрүз барашында мин үзенчәлекле төрки телләрне тыңладым. Театрның заман тамашачысы белән диалог коруын күзәтү бик кызык. Милли театр хакында сөйләгәндә, без аның милли үзенчәлекне ничек саклавына, бүгенге көн күзлегеннән, аны ничек тәкъдим итүенә, театрның фальклор синтезы, заман театры формалары белән белән ничек эшләвенә игътибар итәбез», - диде Мария Кожина.

Ул балалар өчен булган Кариев театрының “Хикмәт әкиятләре”, “Сулпан” Сибай концерт-театр берләшмәсенең “Серле курай”, “Җиңел канатлар” Әлмәт урам театрының “Этно” спектакльләрен аерып әйтте.

Тәнкыйтьче сүзләре буенча, фестивальдә хәтер темасы кузгатыла, заман формалары, фольклор белән тыгыз эшләү сизелә. Болар халык мәдәниятен һәм хәтерен җиткерүче күпер булып тора. Биредә ул К.Тинчурин театрының “Сәйдәш. Йокысызлык”, Алма-Ата дәүләт курчак театрының “Абай. Тәэсирләр” спектакльләрен аерып әйтте.

«Мин “Нәүрүз” фестивалендә беренче тапкыр, төрки халыкларның театрларын бу күләмдә беренче мәртәбә күрдем.», - диде Мария Кожина.

Үз чыгышында ул тагын берничә спектакльне аерып әйтте. “Шобага” кеше тормышының цикллардан торуына басым ясый, әкерен генә өлкән буынның китүенә, алар китү белән безнең ни югалтуыбызга», - диде тәнкыйтьче.

“Гөлбыстан” спектакле хакында Мария Кожина: “Традицион төзелеш схемасына кертелгән пьеса. Аны караганда син үзең дә мөнәсәбәтләр схемасына әвереләсең, зур механизмның бер шөребенә. Спекаткльдә баш героиняга туй күлмәге киерткәндә, йолалар һәм традицияләр күрсәтелгәндә поэзия туа», - диде.

«Гомумән алганда, төрки халыкларның театры җитди, биредә дөнья проблемалары күтәрелә, дөньяның төрле яклары күрсәтелә», - дип өстәде Мария Кожина.

Владислава Куприна төрки дөнья гомум проблемалар, хәтер һәм аның югалуы турында сөйләшергә этәруен ассызыклады.

«Төрки театрлар тамашачысының күңеленә авыр кагылырга теләми, ахырдан аны кочаклый, кызгана, “күңелеңне төшермә” – дип юата. Бу Буа театрының “Шобага” спектакленнән кала барлык спектакльләрдә дә сизелә. Тимур Кулов ачлык турында сөйләгәндә тамашачысын кызганмаган», - диде тәнкыйтьче.

«Фестивальдә тел югалу проблемасы күтәрелә. Төрки дөньяга арытк бәйле булмаган “Көзге сере” спектакле исә, курку, үз йөзеңне, кешелеклелекне югалту, аны саклап калырга тырышу хакында»,- дип сөйләде Ольга Фукс.

«Театр – актуаль темалар, проблемалар күтәрелә торган урын, биредә шәхси тарихлар безне үткәнебез турында уйларга этәрә” – дип тә өстәде.

«Мин дә “Нәүрүз” фестивалендә беренче тапкыр. Миндә фестивальгә “Театр эпосы фестивале” дигән исем биреп була дигән уй туды. Барлык спектакльләр дә эпик формага тартым, барсында да сынаулар үтүче эпик герой. Әлбәтта кайбер театрлар артык тырышып аткан, аларның спектакльләрендә эпик потенциаль сизелмәде», - диде Алексей Пусаев.

Алексей рәссамнарның эшен аерып әйтте. Аныңча бөтен спектакльләрдә дә, рәссамнар тарафыннан, гадәти булмаган символик һәм поэтик чишелешләр табылган.

“Нәүрүз” фестиваленә нәтиҗә ясап, Нияз Игъламов театрларның быел программкалар аз алып килүенә басым ясады. “Бу үз чиратындада спектакльгә рецензия язган вакытта кыенлыклар тудыра. Программка – театраль күренешнең бер өлеше, алар ярдәмендә театрның яңа буыны формалаша”, - диде ул.

Фестивальнең программа директоры сүзләре буенча, пандемия вакытында театр тамашачысы бик үзгәргән. Кешеләр җитди спектакльләргә йөри башлаган, ихлас сөйләшүгә сусаган. “Без ихлас булырга әзер. Тамашачыга ни кирәген аңларга тырышып, алтын урталык табарга да», - дип өстәде Нияз Игъламов.

“Нәүрүз” фестивале нәтиҗәләре хакында тулырак сылтама аша видеодан карый аласыз.

Тәнкыйтьчеләрнең спектакльләр хакындагы фикерләре фестиваль көндәлекләрендә. Алар белән биредә таныша аласыз.

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!