Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

«Китап укымаган илдә язучылар саны да кими»: «Нәүрәз»дә яшь авторлар булмау проблемасы хакында сөйләштеләр

Җомга 09.06.2023

Осетия театрында фестиваль спектакльләре булмау, Дагестан театрының Иске сандыгында казыну һәм башкорт телен өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр турында бүген «Нәүрүз» матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Анда «Саби» яшь тамашачы театры директоры Асланбәк Галаов (Төньяк Осетия-Алания, Владикавказ), А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театры директоры вазифаларын башкаручы Заур Алиев (Дагестан Республикасы, Махачкала), М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры Рима Харисова (Башкортстан Республикасы, Уфа) катнашты.

Быелгы "Нәүрүз" Төньяк Кавказ театрларына багышланган. Төньяк Осетия Республикасын фестивальдә 2 театр – “Саби” Яшь тамашачы театры һәм В.Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия Дәүләт академия театры тәкъдим итә.

“Фестиваль, исеменнән үк аңлашылганча, төрки халыкларныкы, ә осетиннар төрки халык түгел, тик без сезнең арада булуыбызга бик шатбыз. Без барыбыз да бер театр киңлегендә”, - дип билгеләп үтте “Саби” Яшь тамашачылар театры директоры Асланбәк Галаов.

Театр «Нәүрүз»гә «Ацамазның тылсымлы сыбызгысы» милли эпосы мотивлары буенча куелган репертуар спектаклен алып килде.

Директор сүзләренчә, театр соңгы берничә елда балалар һәм яшүсмерләр арасында эпосны популярлаштыру белән шөгыльләнә. Бу ел Төньяк Осетиядә милли эпос елы дип игълан ителгән.

“Мин, театр җитәкчесе буларак, фестиваль спектакльләре куюга каршы. Әгәр без балаларга гадәти спектакльләр күрсәтеп, фестивальләргә “башка тамашачы” өчен булган спектакльләр алып килсәк, моның бернинди дә мәгънәсе булмас иде», - дип уртаклашты директор

Асланбәк Галаов билгеләп үткәнчә, республикада милли драматургия мәсьәләсе соңгы 30 елда кискен тора. Драматургия әдәбиятта бик катлаулы жанр, чөнки пьеса язар өчен, ким дигәндә, сәхнә һәм театр законнарын белергә кирәк, әдәбиятчы, язучы булу гына җитми. Конкурслар үткәрелә, ләкин, кызганычка каршы, без соңгы вакытта авторларның саны кими. Бу милли театрлар проблемасы гына дип уйламыйм. Минемчә, бу глобаль мәгънәдә рус театры проблемасы да. Без элек язылган пьесаларны эшкәртәбез, тәрҗемәләр, инсценировкалар ясыйбыз, сәхнә өчен язылмаган материаллар белән эшлибез», - дип сөйләде ул.

Театрда бер труппа бар. Ул 2 телдә спектакльләр уйный: рус һәм осетин телләрендә. Туган телне начар белгән артистлар бар, кайбер артистлар өчен осетин теле, гомумән, туган тел түгел, тик алар ике телдә дә шөгыльләнәләр һәм уйныйлар.

А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театры «Нәүрүз»гә Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Пегий пес, бегущий краем моря» спектаклен алып килде.

"Бу спектакльне моңа кадәр безнең беркая да алып барган булмады. Фестивальдә без өченче тапкыр. Фестивальнең кызыклы ягы шунда ки, бирегә төрки телле халыклар гына түгел, бөтен кешене дә чакыралар. Кардәш халыкларны күрү миңа бик ошый. Монда тәҗрибә уртаклашып кына калмыйсың, туганнар кебек киңәшләшеп, бер-береңә ярдәмләшәсең. Минемчә, бу фестивальнең мөһимлеген әле бөтен кеше дә аңлап бетерми», - дип сөйләде директор вазифаларын башкаручы Заур Алиев.

“Хәзерге авторлар мәсьәләсенә килгәндә, алар бөтенләй юк диярлек, шуңа күрә «иске сандыкта казынырга туры килә», - дип билгеләп үтте спикер. Театр, гомумән алганда, осетин, әзербайҗан һәм төрек авторларының әсәрләренә мөрәҗәгать итә.

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры фестивальдә милли үзенчәлек темасын күтәрүче «Без варислар» спектаклен тәкъдим итә. Ул театрда дилогия буларак уйнала. Беренче өлеше “Без саклаучылар" дип атала.

"Беренчесе авыл җирлегендә яшәүче геройларга багышлана. Аларның үз милләтләрендә үзләрен ничек хис итүләре, үз телләрен, мәдәниятләрен саклап калу өчен көрәшү-көрәшмәүләре турында булса, икенчесе шәһәр мохитенә һәм яшьләргә игътибар итә. Хәзерге вакытта шәһәр мохитендә тел, мәдәният ничек яши, бу никадәр актуаль. Бу сорау мине бик борчый, - дип сөйләде режиссер Рима Харисова. - Милләтем буенча татар булуыма карамастан, мин үз телемне тулысынча беләм һәм үз фикерләремне туган телемдә тыныч кына белдерә алам дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә, мөгаен, бу темага мөрәҗәгать итүнең шәхси мотивы булгандыр».

Башкортстан кунагы билгеләп үткәнчә, алар шәһәрдә яшәүче яшьләр белән аралашкан, аларны хәзерге яшьләр арасында тел мәсьәләсе никадәр актуаль булуы кызыксындырган. “Актуаль булып чыкты. Бу бик катлаулы һәм кискен сорау. Үз телеңне, уникальлегеңне, мәдәниятеңне ничек сакларга? Бу хакта тормыштагы реаль кешеләр сөйләгәндә тема тагын да кискенләшә һәм актуальрәк була», - дип уртаклашты Рима Харисова.

Төрле социаль катлам кешеләре белән аралашып, спектакльне чыгаручылар үз мәдәниятен алга сөрү, аны хәзерге чынбарлыкка интеграцияләү өчен күп нәрсә эшләүче шәхесләрне тапканнар: этнотуризм, тел мәктәпләре, милли кием эшләүчеләр. Режиссер сүзләренчә, янган йөрәкле яшьләр булганда, халыкларның уникальлеген саклап калырга була.

Башкортстанда яшь авторлар табу өчен лабораторияләр, семинарлар үткәрелә. Республикада Язучылар Берлеге бар, ул яңа исемнәр эзләү, бу исемнәрне ничек тә булса халыкка чыгару өстендә эшли.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!