Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

“Нәүрүз” программасында -“Алтын битлек” номинанты

Сишәмбе 08.06.2021

Бүген фестивальнең матбугат үзәгендә Татарстан театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театрының матбугат-сәркатибе Айгөл Бәгавиева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев катнашты.

Кичә Тинчурин театрында “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле күрсәтелде. Спектакльнең жанры – лабиринт. Тамашачылар артистлар белән бергә тамашада катнаша, алар артыннан театр буйлап йөри. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, театрның һәр почмагы тарихи, биредә иҗат иткән һәркемнең рухы саклана. «Бу спектакльнең 12 варианты бар иде. Без оркестр чокырын кулланырга теләдек, тар коридорларны, подвалны, тик, куркынычсызлык чараларын бозмас өчен спектакльгә барысын да кертеп булмады», - дип сөйләде театр җитәкчесе.

Кариев театрының кичә күрсәтелгән “Хикмәт әкиятләре” спектаклен берничә көннән Санкт-Петербургта фестивальдә тәкъдим итәчәкләр. «Спектакльнең фестиваль тарихы бай. Без “Һөнәр” фестивалендә, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Халыкара Зур балалар театры фестивалендә, Грозный шәһәрендә милли театрларның “Федерация” фестивалендә катнаштык. 10 июньдә спектакль Санкт-Петербургта “Зазеркалье” фестивалендә күрсәтеләчәк», - диде Айгөл Бәгавиева.

Әтнә театры “Нәүрүз” фестиваленә “Дуся түтәй бакчасы” спектаклен алып килде. «Спектакль әле яңа, премьера 2 ай элек булды. Премьерадан соң 3нче тапкыр гына уйныйбыз, артистлар образларга кереп кенә килә”, - дип сөйләде Рамил Фазлыев. «Дуся түтәй бакчасы» - балаларын ташлаган аналар турында. Пьеса авторы – Альбина Гомәрова.

Әлмәт театрының “Көзге сере” спектакле – “Алтын битлек” премиясе номинанты. Режиссер - Антон Федоров.

«Үз республикаңда чыгыш ясау – бик җавалы эш. Фәрит Бикчәнтәев тә карарга киләм дигәч мин коелып төшә яздым», - диде Фәридә Исмәгыйлева. Аның сүзләренчә спектакльнең мәгънәсе төрле һәм ул традицион түгел.

Театр директоры “Көзге сере” спектакленең куелу тарихы белән бүлеште:

«Театр репертуарына балалар өчен яхшы спектакль кирәк иде. Без театр советы белән нинди әсәр алыйк икән дип киңәштек. Антон Федоров белән эшләргә карар кылгач, мин аңа үземнең балачактан яраткан әсәрем “Королевство кривых зеркал” хакында сөйләдем. Ул бик гаҗәпләнде».

Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, фикерләгәннән, уйлаганнан соң режиссер: “Бу әкият булачак, тик сәяси әкият”, дигән сүзләр белән эшкә керешкән.

Әлмәт театрының “Алтын битлек” номинанты бүген Кариев театрында уйнала.

Буа театры “Нәүрүз”гә “Жирәбә” спектаклен алып килде. Раил Садриев әйтүенчә, автор һәм режиссер Тимур Кулов әбиләр турында спектакль куярга булган. Спектакльдә яшь артистлар олы яшьтәге хатын-кызларны уйный.

«Спектакльне куярга алынганда тамашачыга да кызыклы, фестивальләргә дә йөрерлек булсын дип теләдек. Без максатыбызга ирештек. Тиздән Грозный шәһәренә барабыз, спектакльне “Алтын битлек”кә дә җибәрәбез”, - диде Раил Садриев.

Буа театры спектакле 9 июнь 18.30 сәгатьтә Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелә.

Журналистның: “Башка фестивальләр “Нәүрүз” хакында нинди фикердә?” - дигән соравына Фәридә Исмәгыйлева җавап бирде:

«Бик югары фикердә. Без күптән түгел генә Чаллыда бик зур фестивальдә булдык, анда барысы да “О, сездә бит “Нәүрүз”!” – дип калдылар.

Раил Садриев та фикерен өстәде: «Нәүрүз теләсә-нинди фестивальдән дә бай. Аның белем бирү юнәлеше бар. Без Татарстанда катнашучылар буларак та тамашачылар буларак та катнаша алабыз».




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!