Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Нәүрүз" кысаларында Россия милли театрлары ассоциациясенең түгәрәк өстәле узды

Шимбә 10.06.2023

Кичә «Нәүрүз» кысаларында «Шарык клубы» интерактив мультимедия комплексында Россия милли театрлар ассоциациясенең (БМА) түгәрәк өстәле узды. Утырыштан соң Сырдарья өлкә музыкаль-драма театры (Үзбәкстан Республикасы) һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татарстан Республикасы) арасында хезмәттәшлек һәм үзара эшчәнлек турындагы меморандум имзаланды.

БМА нигезләнүе һәм аның эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар турында милли театрлар ассоциациясенең башкарма директоры, Александрин театрының яңа сәхнәсе буенча директорының беренче урынбасары Игорь Троилин һәм Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры, БМА советы әгъзасы Фәрит Бикчәнтәев сөйләде. Чарада «Нәүрүз» фестиваленә килгән театр җитәкчеләре катнашты, аларның күбесе РФ Милли театрлар ассоциациясе әгъзалары һәм фестивальдә чит илләрдән катнашучылар.

Россия милли театрлары ассоциациясенә Россия милли драма театры (Александрин театры) эгидасы астында 2022 елда нигез салына. Ассоциацияне оештыру конференциясе 2022 елның 10 гыйнварында Петрозаводскида (Карелия Республикасы), Карелия Милли театрында узды. Ассоциация составына Россиянең төрле республикаларыннан һәм төбәкләреннән 32 театр кергән. Тарихта беренче тапкыр Россиянең милли театрлары үзара иҗади үсешне баетыу максатыннан берләште. Ассоциация яңа театрларны кабул итәргә әзер.

Россия милли театрлары Ассоциациясен булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән 2019 елда Россия милли драма театрының (Александрин театры) сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин чыгыш ясаган иде.

2023 елның июнь аена Ассоциациядә 40 театр бар. Оешма хезмәттәшлеккә һәм киңәюгә ачык.

БМА кысаларында гамәлгә ашырылучы проектлар: “Милли театр мәктәбе” мәгърифәтчелек проекты, Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институты (РГИСИ) һәм Вс.Мейерхольд исемендәге Александринский театры базасында театрның спектакльне сәхнәгә кую бүлеге җитәкчеләре өчен магистратура, “Башка сәхнә” проекты, “Театр абонементы. 1 нче Акт. Милли театрлар” проекты, “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фонды белән берлектә “Театрда Тифлокомментацияләүне оештыру” партнерлык проекты, “Псков драма театрында милли республикалардан режиссерлар” проекты.

"Узган ел мин онлайн-форматка кушылдым һәм «Нәүрүз» форумы программасын карадым. "Нәүрүз" белем бирү программасы, әлбәттә, «Милли театр мәктәбе»нең күп кенә программаларыннан көчлерәк. Яңа кешеләр белән танышу, аралашу һәм профессионалларны җәлеп итү ягыннан бу программа үз функциясен тулысынча үти», - дип билгеләп үтте Игорь Троилин.

РГИСИ һәм Яңа сәхнә базасында булдырылган магистратура - театрларның сәнгать җитәкчелеге эшчәнлеген оештыру өчен махсус программа, бу иҗади процесс түгел.

Фәрит Бикчәнтәев билгеләп үткәнчә, М.Гафури исемендәге театрның баш режиссеры Айрат Абүшәхманов әлеге магистратурада укый, хәзерге вакытта имтихан тапшыра. “Ул, театрның баш режиссеры буларак, җитәкчеләр өчен программа үтә. Баш режиссер булу - бер нәрсә, театрның, бөтен коллективның сәнгать җитәкчесе булу - бөтенләй башка нәрсә», - дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.

“Театр абонементы. 1 нче Акт. Милли театрлар” проекты кысаларында ун театрның спектакле төшерәчәк, алар илебез тамашачыларына спутник эфирында һәм “Триколор” онлайн-кинотеатрында карау өчен ачык булачак. Камал театры да әлеге проектта катнаша. Июнь аенда «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектакле төшереләчәк.

2023-2024 елларда Россия милли театрлары Ассоциациясе әгъзалары булган 12 милли театр спектакльләргә тифлокомментацияләү проектында катнашачак.

Очрашуда катнашучылар милли театрлар өчен махсус театр премиясе булдыру мәсьәләсен күтәрде. "Бу хакта фикер алышырга мөмкин, тик мин «Алтын битлек»кә кушымта ясарга кирәк түгел дип саныйм. «Федерация», «Нәүрүз» фестивальләре бар. Без башта төрки телле халыклар өчен дип билгеләнсәк тә, киңәйәбез, чикләр зурая,», - дип билгеләп үтте Фәрит Бикчәнтәев.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Сырдарья өлкә музыкаль-драма театры (Үзбәкстан Республикасы) һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Татарстан Республикасы) арасында хезмәттәшлек һәм үзара эшчәнлек турында меморандумга кул куелды.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!