Шәрык клубы кинотеатры. Ромео һәм Джульетта
До начала осталось:
Шәрык клубы кинотеатры. Ромео һәм Джульетта
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Татарстанда театрларга карата кызыксыну артты

Җомга 06.05.2022

2022 елның I кварталында Татарстан театрларына йөрүчеләр саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37%ка арткан. Татарстан театрлары арасында тамашачы җыю буенча 2022 елның I кварталы лидерлары:  Камал театры һәм Качалов театры (икесендә дә - 41 меңнән артык билет сатылган), Опера һәм балет театры (33 меңнән артык) һәм «Әкият» курчак театры (32 меңнән артык). 

Билетлар сатылуга мәдәният өлкәсендәге федераль проект - «Пушкин картасы» зур йогынты ясады. Проект 2021 елның сентябреннән гамәлдә. 2022 елның беренче өч аенда гына да Татарстан театрлары Пушкин картасы буенча 64 557 билет саткан. "Пушкин картасына" ия тамашачылар арасында Качалов театры (13 меңнән артык билет), Камал театры (11 меңгә якын), Казан яшь тамашачылар театры, Әлмәт театры (икесе дә – 6 меңнән артык), шулай ук Тинчурин һәм Буа театрлары (икесе дә – 5 меңгә якын) аеруча зур кызыксыну уятты. Әлеге саннарны 5 майда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән киңәшмәсендә игълан ителде. 

«Соңгы арада театрлар тамашачыларга тагын да ачыла төште. Без үз биналарыбыздан, уңай зонадан чыгып, яңа аудиторияне җәлеп итү юлларын эзлибез. Үсеш сәбәпләренең берсе - тамашачыларны җәлеп итүнең яңа формаларын табу. Мәсәлән, променад-спектакльләр, театральләштерелгән концертлар, ачык интерактив экскурсияләр», - дип сөйләде Камал театры директоры, Татарстанның барлык театрлары тармагы проект офисы җитәкчесе Илфир Якупов.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!