Шәрык клубы кинотеатры. Ромео һәм Джульетта
До начала осталось:
Шәрык клубы кинотеатры. Ромео һәм Джульетта
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында "Көл" спектакле премьерасы

Сишәмбе 27.09.2022

22 һәм 23 октябрьдә Камал театрының Кече залында Япон авторы Коки Митани пьесасы буенча куелган "Көл" спектакленең премьерасы була.
Режиссер һәм сценограф - Айдар Җәббаров. Ут буенча рәссам - Ольга Окулова. Рольләрне Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов башкара.

Бу гади генә бер вакыйга. Мондый хәл теләсә-кем белән булырга мөмкин. Аларның берсе протагонист - икенчесе дотагонист, берсе тоткын – икенчесе вакыйгалар белән идарә итүче, берсе кача – икенчесе куып тота, берсе иҗат итә - икечесе бәяли. Кыскасы, геройлар арасында драматик конфликт, психологик һәм шәхси каршылык. Һәркемнең үз дөреслеге, үзенчәлекләре, максатлары, дөньяга карашы бар. һәркем дөньяга карашлар бәхәсендә, үз-үзеңне ярату уенында, һәм тормыш абсурдына каршы торуда җиңеп чыгарга, тантана итәргә тели!

Автор белән Цензорның, сәнгать һәм циркулярның, фантазия иреге һәм рөхсәт ителгән кысаларның кисешүе нинди нәтиҗәләргә китерер, кисәтү утлары кабызырга кирәкме, яки башны көлгә яшерү дөресрәк булырмы - Япон драматургы, сценарист һәм режиссер Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча А.Җәббаров сәхнәләштергән спектакльдә сүз шул хакта барачак.

Билет алырга

Касса: (843) 293-03-74




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!