Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Нәүрүз”нең бөек көче: биредә туган телдә сөйләшәләр

Пәнҗешәмбе 10.06.2021

Бүген фестивальнең матбугат үзәгендә Татарстан, Башкортстан, Алтай һәм Хакассия театрлары вәкилләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Чарада П.В.Кучияк исемендәге Алтай милли драма театрының баш режиссеры Эмма Иришева, «Читiген» Хакасс драма һәм этник музыка театры директоры Ирина Чустугушева, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры режиссеры Айдар Җаббаров, “Җиңел канатлар” Әлмәт урам театры директоры Гөлназ Ханнанова катнашты.

Быел фестиваль төньяк төркиләрнең театр сәнгатенә багышлана: Хакассия, Алтай, Тыва.

Алтай театры “Нәүрүз”гә Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн” романына нигезләнеп куелган “Бишек” спектаклен алып килделәр. Режиссер - Баатр Колаев.

Театрның баш режиссеры Эмма Иришева чыгышын туган телендә башлады. “Мин сүзне туган телемдә башладым. Тел – һәр халыкның бөек көче, шулай ук “Нәүрүз” фестиваленең дә, биредә туган телдә сөйләшәләр.», - диде ул.

«Чыңгыз Айтматов әсәре бар телләрнең дә проблемасын күтәрә, телнең һәм милли драматургиянең юкка чыгуын. Мин туган телебезне, үзебезне, күңел пакьлегебезне саклый алсак иде дип телим– бүгенге заманда милли театрлар өчен бу бик мөһим. Чөнки театр – ул тормыш» - диде Эмма Иришева.

Алтай милли драма театры үз регионнарында туган телдә уйнаучы бердән-бер театр икән.

Башкортстаннан коллегаларыбыз Кадыр Даянның “Таңчулпан” пьесасына нигезләнеп куелган “Гөлбестан” спектаклен алып киледләр.

Спектакльдә тамашачылар артистлар белән бергә, бер мәйданда. Режиссер Айрат Абушахманов әйтүенчә, бу чарасызлык нәтиҗәсе. Театр озак вакыт ремонтта булган, спектакльләр төрле сәхнәләрдә уйналуны исәпкә алып чыгарылган. Үз театрларында “Гөлбестан” спектаклен Кече сәхнәдә уйныйлар икән.

«Спектакль автомном, иң яхшысы аны урманда уйнарга. Без Камал театрының бер генә софитын да кулланмыйбыз. Сюжет еш очрый торган: комсыз бай һәм фәкыйрь кыз турында. Без рәссам белән баштан ук спектакльне мехлар, шапкалар, юрталар белән эшләмибез, ә противогазлар кулланабыз дип сөйләшеп куйдык”, - диде режиссер.

Татарстанның нефть башкаласының урам театры фестивальгә “Этно” спектаклен алып килде.

«Җиңел канатлар» - битлек, пантомималар, клоунадалар театры. Бездә сүз аз, пластика күп. Безнең “Этно” спектаклендә һәр артист үзенең кемлеге хакында уйланган, фикер йөрткән сәхнә бар. Труппа күпмилләтле: татарлар, башкортлар, белоруслар, чегәннәрдән тора», - диде Гөлназ Ханнанова.

Директор әйтүенчә, әсәр артистларга карап сайланган. Спектакльнең режиссеры Россиянең борынгы урам театры режиссеы – Анна Шишкина (псевдонимы Матушка Медоуз).

«Безнең күгебез бар, без аны күрмәмешкә салыша алмыйбыз. Бүген ул болытлы булса, иртәгә кояш чыга, яннан ашыгыч ярдәм үтеп китә, эт чабып уза. Уен барышында алар барысы да безнең партнерларга әверелә. Урам театрында интерактив алымы бар, безнең өчен тамашачы белән тыгыз контакт бик мөһим», – диде директор.

«Читiген» Хакасс театры “Нәүрүз”дә борынгы хакасс легендасы һәм Александр Чапрайның “Чанар хус” пьесасына нигезләнеп кулган лирик хоррор тәкъдим иттеләр.

«Нәүрүз” спектакльләрендә күтәрелгән проблемалар йөрәккә үтеп керә. Безнең барыбызда да туган тел проблемасы бар, җир йөзеннән кечкенә авыллар юкка чыга, эчкечелек проблемасы да борчый, катлаулы икътисади һәм сәяси хәл дә. Без традицияләребезне саклап алга баруыбызны дәвам итәбез. Спектакльләребезне хакасс телендә уйныйбыз”, - диде Ирина Чустугушева.

“Чанар хус” спектаклендә югарыда аталган проблемалар яктыртыла диде директор. Спектакльнең режиссеры – Баатр Колаев.

Фестиваль программасында яшь режиссер Айдар Җаббаровның “Хуш, авлым”, “Хуш, авылым. Хыял” спектакльләре аерым урын алып тора. Бу авыллар тормышы хакындагы, реаль вакыйгаларга нигезләнгән икегә бүленгән бер тарих. Айдар куйган спектакльләрне Казан тамашачысы бик җылы кабул итте, аның хакында матбугатта да күп язалар.

Журналистлар белән очрашуда “Тәнкыйтькә ничек карыйсыз”, - дигән сорауга Айдар: “Режиссер өчен тәнкыйть мөһим”, - диде һәм үзенең спектакленә Олег Лоевский ничек анализ ясавы хакында сөйләде.

«Хуш, авылым”ның беренче кисәген куйгач, Олег Соломонович миңа спектакльдә икеләтә финал килеп чыккан диде. Спектакль азагында Эмильнең монологыннан соң Алинәнең монологы башлана. Мин башата аны аңламадым, спектакль туып килгән вакытта үз эшемә читтән карап бәя бирә алыр хәлдә түгел идем, тәнкыйтьне кабул итүе авыр булды», диа сөйләде Айдар Җаббаров.

Берничә ай үткәч режиссер спектакльне кабат караган һәм финалны Эмильнең монологы белән генә тәмамларга карар кылган.

«Урынлы тәнкыйтьне вакытында әйтергә кирәк, вакытында ишетергә. Ул әлбәтта истә кала. Кайвакыт эчтән генә бәхәсләшеп йөрисең, тик тыштан еш кына бәхәсләшергә кыймыйсың», - дип сөйләде Айдар.

Учредителями фестиваля «Науруз» являются Министерство культуры Республики Татарстан при поддержке Министерства культуры Российской Федерации, Союза театральных деятелей Российской Федерации, Союза театральных деятелей Республики Татарстан. Организатор - Татарский государственный Академический театр им.Г.Камала.

Фестиваль реализуется в рамках национального проекта «Культура» федерального проекта «Творческие люди».

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!