«Пушкин картасы» яктылыкка, нурга илтә
Сишәмбе 31.08.2021
Камал театры «Пушкин картасы» проектына кушылды. Проектта яңа сезонның барлык спектакльләре катнаша.
- 1 сентябрьдән театрның рәсми сайтының «Афиша» бүлегендә «Пушкин картасы» төймәсе барлыкка киләчәк
- «Пушкин картасы» бөтен Россия территориясендә гамәлдә булачак.
- Картаны 14-22 яшьтәге Россия кешеләре үзләрендә булдыра ала.
- Карта алу өчен "Госуслуги. Мәдәният» мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк.
- Картаны электрон рәвештә кушымта аша, яки гадәти карта итеп "Почта банк" аша алырга мөмкин булачак.
- Картага 3000 сум акча күчереләчәк (2022 елда лимитны 5 мең сумга кадәр арттырырга вәгъдә итәләр).
- Программада бөтен ил буенча музейлар, театрлар, концерт заллары, филармония һәм китапханәләр катнаша.