"Чаткылар" Fesтиваленә отышлы абонемент
Пәнҗешәмбе 16.05.2024
10-14 июльдә "Шәрык клубы" комплексы ишегалдында беренче тапкыр "Чаткылар" музыка фестивале уза. Һәр көн сезне Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә.
Сатуга "Чаткылар" fesтивальнең барлык чараларына ташлама бирә торган абонементлар чыкты. Абонементны сылтама аша сатып алырга мөмкин https://kamalteatr.ru/poster/77155/
Бәясе 2 500 сум.
