Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

"Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер

Җомга 03.03.2023

5-11 июньдә Казанда XVI "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале уза. Фестиваль программасын Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея Республикасы, Дагыстан Республикасы, Чечен Республикасы, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан , Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан театрлар тәшкил итәчәк. Фестивальгә барлыгы 60тан артык гариза кабул ителде. Фестивальнең махсус кунаклары  башкаладан «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» театрлары булачак.

Спектакльләр Казанның җиде театраль мәйданында узачак: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, К.Тинчурин исемендәге театр, Г.Кариев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачылар театры. Россия Федерациясе Милли регионнары театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан узачак фестиваль Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана.

"Без фестивальне гадәттә теге яки бу халыкның театр мәдәниятенә багышлыйбыз. Төньяк Кавказ театр дөньясы картинасын гәүдәләндерү идеясы безгә бик ошады. Бу төбәк үзенчәлекле һәм кызыклы театр коллективларына бай, тик башка театр смотрларында еш тәкъдим ителмиләр», - дип сөйләде «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла. Фестивальнең партнерлары - РФ Театр әһелләре берлеге  һәм ТР Театр әһелләре берлеге.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!