Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Журналистлар игътибарына: «Нәүрүз» фестиваленә аккредитация башланды

Җомга 14.05.2021

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Төрки халыкларның XV «Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә аккредитация башланды.

Башка еллардагы кебек үк, фестиваль барышында сезгә уңайлы булсын өчен Матбугат үзәге эшләячәк. Матбугат үзәгендә wifi, фестивальнең медиаархивлары, компьютерлардан файдаланырга мөмкин булачак. Кофе-брейклар да биредә узачак. Фестиваль чараларына керү – катгый рәвештә аккредитация бейджлары буенча.

Аккредитация узу өчен 28 майга кадәр pr@kamalteatr.ru адресына

1. Мәгълүмат чарасының исемен;

2. Журналистның исем, фамилиясен;

3. Телефон номеры һәм электрон адресын күрсәтеп хат юллавыгыз сорала.

Исегезгә төшерәбез, “Нәүрүз” фестивале программасында Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 22 театр катнаша. Быел фестиваль заман төрки халыклары театр сәнгатен яктырта.

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры. Спектакльләр, шулай ук, Кабан күле яры буенда да уйналачак. Билетларны кассалардан, театр сайтларыннан һәм билет таратучылардан сатып алырга мөмкин.

Әлегә сатуда Камал Театрында үтәчәк спектакльләр генә. Билетлар театр сайтында, кассасында һәм билет операторларында. Шушы көннәрдә "Нәүрүз" фестивале үтәчән башка театр-мәйданнарның сайт һәм кассаларында да билетлар сатуга чыгачак.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.




Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!