Әхтәмова Фирдәвес Каюм кызы
Татарстанның халык артисткасы — 1996
21.07.1939-22.02.2012
Артистка. 1939 елның 21 июнлендә Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Рольләре:
Рапиях — «Фаҗигале юлда» А.Муис
Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин
Фатыйма — «Сүнгән йолдызлар» К.Тинчурин
Зөһрә — «Назлы кияү» К.Тинчурин
Шәмси әби — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Розалия — «Соңгы хат» X.Вахит
Липочка — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Софья — «Бер төн» Б.Горбатов
Эльмира — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Эльмира — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр» Т.Миңнуллин
Хатын — «Бичура» М.Гыйләҗев
Фатыйма — «Өчәү юлга чыктык» Р.Батулла
Җәмилә — «Бәхетсез егет» Г.Камал
Биби — «Беренче театр» Г.Камал