Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Дунаев Николай Иванович

Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1978, Татарстанның халык артисты — 1982, Россиянең атказанган артисты — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе
Профессор - 2006



Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта. 

Рольләре: Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә», Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Акъегет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (Х.Вахит); Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Валерик — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Василий — «Бер төн» (Б.Горбатов); Фигаро — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше); Газиз — «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев); Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз», Залешин — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Гаяз — «Агыйдел» (М.Әмир); Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхмәтов); Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев); Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр»; Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», Алексей — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин); Айдар — «Зифа», Качкинский — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт); Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Ногман — «Мирас» (Г.Каюм); Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид); Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Бикбау — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Әхмәди — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый); Лисео — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега), Ашыг — «Арзы кыз» (М.Тарухан); Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким); Луиджи — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һ.б.



Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!