Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы

Татарстанның халык артисты — 1970, Россиянең атказанган артисты — 1979

03.01.1928-15.11.2018




Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкара. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итә. Сәхнәдә тормыштагы кебек гаять табигый яши белә.

Рольләре: Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл», Мөршидә - «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Галиябану — «Галиябану» (М.Фәйзи); Хәдичә — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); Гөлбикә — «Таң атканда» (Ш.Шаһгали); Клеопатра — «Дошманнар» (М.Горький); Сәрби — «Һиҗрәт», Сания — «Качаклар», Кәләмзә — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов буенча); Рәмзия — «Күк капусы ачылса», Камилә — «Ике килен-килендәш», Фатыйма — «Талак, талак» (Х.Вахит); Нәҗибә — «Монда тудык, монда үстек», Вазифа — «Әниләр һәм бәбиләр», Шәмсенур — «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин); Волчанская — «Рәхәт яшибез» (М.Гыйләҗев); Әкълимә — «Әбиләргә ни җитми» (Ф.Бүләков); Нина Ивановна — «Сагыш» (А.Галин) һ.б.


ПРЕССА

РАУЗА ГӨЛ…"Сәхнә" журналы. 18.05.2018 ел.

НУРИ - РАУЗА МӘХӘББӘТЕ. "Сөембикә" журналы. 13.04.2018 ел.

Рауза Хәйретдинова: "Татар театры абруен югалтмады әле". Азатлык. 05.03.2018 ел.

Ә шулай да юкка яшәлмәгән... (Рауза Хәйретдиновага – 90 яшь). Шәһри Казан. 28.01.2018 ел.

ГОМЕР СӘХНӘСЕ. "Сөембикә" журналы. 01.02.2016 ел.

87 яшьлек Рауза апа Хәйретдинова: «Күңелем белән мин һаман Мәйсәрә». Шәһри Казан. 09.06.2015 ел.

“Минем вазыйфам – Раузаны яшәтү”. Ватаным Татарстан 22.02.2013 ел.

ВИДЕО

Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән әңгәмә.
Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!