Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Сәлимҗанов Марсель Хәким улы

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең академигы (2001), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1969, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1971 («Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Тирән тамырлар» спектакльләре өчен), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1975, Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1979 («Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен), РСФСРның халык артисты - 1980, СССРның халык артисты — 1984, Халыклар Дуслыгы ордены - 1994, Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты — 2001.


07.11.1934 – 26.03.2002



Режиссер, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Татар сәхнәсенең реформаторы. Киң масштабтагы күренекле шәхес. Артистлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә Казанда туа.

Балачактан Камал һәм Опера (1954 елга кадәр Опера театры Камал театры бинасында эшли) театрларының бер спектаклен дә калдырмый карый. Фехтование белән дә мавыга, җөмһүрият күләмендә чемпион дәрәҗәсенә күтәрелә һәм Россия җыелма командасына алына. Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда ул Казан университетының юридик факультетына укырга керә. 1957 елның җәендә, Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы спектактакльләренә фехтование күренешләре куя һәм соңгы курста университетны ташлап ГИТИСның режиссура бүлегенә укырга керә. Җитәкчесе - атаклы режиссер, педагог А.М.Лобанов. Институтны 1961 елда тәмамлап, 3 ел рус Яшь тамашачылар театрында эшләгәннән соң, 1966 елның 12 мартыннан Камал театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

Театрның заман агымыннан арттарак калып, торгынлык кичергән чорында Сәлимҗанов яңалык алып килүче талантлы шәхес була. Үзгәртеп коруны, сыйфаты буенча яңа театр булдыру эшен ул саклык белән, уйлап, акрынлап башлап җибәрә. Беренчедән, театрга драматургларны җыя һәм актуаль яңгырашлы милли репертуар булдыруга керешә. Аннан, татар, чит ил классикасының нигезен тәшкил иткән пьесаларга заманча яңгыраш биреп сәхнәләштерә башлый һәм артистлардан тирән психологик кичерешләр таләп итеп, аларны сәхнәдә уйларга, ягъни заманча иҗат алымнарына өйрәтә, образларны пластик, ритмик формада хәл итү максатын куя. Спектакльләр заманча тәэсирле чаралар белән баетыла; чынбарлык белән уен элементларының оста кушылуы — театральлек һәм күптөрле чаралар барлыкка килү белән артистлар уенындагы штамп юкка чыга. Театрга яңадан тамашачы агыла башлый.

Иҗади эзләнүләрендә Сәлимҗанов замана таләпләренә әзер булган яшь артист-щепкинчыларга һәм үзенең фикердәшләренә әйләнгән төп әйдәп баручы артистлар — Ф.Ильская, Ф.Халитов, Г.Шамуков, Ш.Биктимеров, Ш.Әсфәндиярова һәм башкаларга таяна.

Марсель Сәлимҗанов театр белән 36 ел җитәкчелек итә. Бу — сәхнә тарихында сирәк күренеш. Шул вакыт эчендә ул сәхнәгә 88 спектакль куя. Алар арасында психологик драмалар, комедияләр, сатирик комедияләр, публицистик трагедияләр, халык драмалары бар. Аларның үзәгендә — татарлар, руслар, кыргызлар, башкортлар, итальяннар һ.б. тормышы, үткәнебез һәм бүгенге көнебез чагылышы. Милли сәнгатьнең алтын фондында калган легендар спектакльләр: Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ир-егетләр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре», «Моңлы бер җыр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Сәлимҗанов театрда Миңнуллинның 17 әсәрен сәхнәләштерә); Ш.Хөсәеновның «Әни килде»; Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», «Качкыннар»; Б.Горбатовның «Бер төн», Л.Леоновның «Ябырылу», А.Островскийның «Бирнәсез кыз», «Җимерелгән бәхет» һәм К.Тинчуринның «Американ», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе» әсәрләре.

Сәлимҗанов заман таләпләренә җавап бирердәй көчле, югары профессиональ артистлар составы булдырды. Иҗади кадрлар турында кайгыртуы аны 1960 елларда ук Театр училищесына китерә, соңрак, 1980 елларда Мәдәният һәм сәнгать институтында ул актерлык осталыгы буенча укыта башлый, профессор (1992). Камал театрының күп артистлары Сәлимҗанов шәкертләре.

Сәлимҗанов милли сәхнә сәнгатенең лидеры һәм абруйлы иҗатчысы булды - труппаны илнең иң әйбәт театрлары рәтенә чыгарды. Татар театрының югары статусын бүгенге илебез, элеккеге союздаш республикалар гына түгел, ә ерак чит илләрдә дә — Финляндия, Германия, Төркиядә дә — танып, билгеләп үттеләр. Мәскәү матбугаты Сәлимҗановны «Режиссер-легенда» дип атады.

Марсель Сәлимҗанов — татар халкының, аның мәдәниятенең һәм сәнгатенең ХХ гасырдагы уртак горурлыгы. Аның шәхесе — милли сәхнәнең тулы бер чоры.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!