Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Әюпов Наил Галимулла улы

Татарстанның халык артисты — 1987

Россиянең атказанган артисты — 1999 ел

13.01.1936-19.06.2008



     

  Артист. 1936 елның 13 гыйнварында Мөслим районы Түреш авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына эшкә алына. Тавышлы җырчы артист буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Көчле драматизм һәм ташып торган сәхнә темпераментына ия, образлары гаҗәеп тормышчан; гадилеге, ышандыру көче белән җәлеп итә.

Рольләре:  

Булат — «Зәңгәр шәл», 
Исмәгыйль — «Сүнгән йолдызлар», 
Рамазан — «Назлы кияү» (К.Тинчурин); 
Ризван — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит); 
Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт); 
Фәхри — «Тирән тамырлар» (Г.Ибраһимов буенча); 
Мәхмүт — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); 
Амур — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Хәйрулла — «Без китәбез, сез каласыз», Ишми — «Ат карагы», Нурислам — «Хушыгыз!», Ислам — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин); 
Кол Гали — «Кол Гали» (Н.Фәттах);
Мәгънәви - «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид); 
Миңлебаев — «Су төбендә сөйгәнем», Садри — «Кишер басуы» (3.Хәким); 
Нугай би — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); 
Энгстран — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); 
Сөләйман — «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев) һ.б.

Театрның яңалыкларын белү өчен, рассылкага язылыгыз
Ошибка, введите корректный адрес
Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!