Закиров Шамил Зиннур улы
Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре — 1991, 2007
15.03.1945-26.02.2012
Театр эшлеклесе. 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1972 елда Ленинград Дәүләт мәдәният институтының аспирантурасын тәмамлый. 1979 елдан 1985 елга кадәр Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният сараеның директоры, бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр советында мәдәният бүлеге мөдире.
1985 елның 5 февраленнән — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры. Ш.Закиров театрның техник мөмкинлекләрен һәм сәхнәләштерү культурасын үстерү турында кайгыртучы талантлы җитәкче. Коллективның иҗади тормышын оештыруда актив катнаша. 1998 елдан — Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале директоры. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты.