Татарстанның атказанган артисты — 2004 Татарстанның халык артисты - 2015 Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - 2019
Хәйруллин Искәндәр Илдар улы 1974 елның 31 августында Казан шәһәрендә артистлар И.Хәйруллин һәм А.Гайнуллина гаиләсендә туа. 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер университет) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Студент чагында ук Г.Камал театры спектакльләрендә уйный, күмәк күренешләрдә катнаша. Ул төрле жанрда иҗат итүче күпкырлы талантлы артист. Тирән тәэсирле кичерешләр осталыгына, искиткеч пластикага ия.
Рольләре: Балтазар — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир); Шәрәф — «Асылъяр» (М.Фәйзи); Андроньо — «Биюче» (Лопе де Вега); Шүр-Шүр — «Җанкисәккәем», Микуш — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин); Кече ул — «Сукыр патша» (Н.Хикмәт); Треплев — «Акчарлак» (А.Чехов); Атиллио — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Җирән чичән — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт); Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Интизар — «Саташкан сандугач» (Р.Зәйдулла); Франц — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер); Серый — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков); Альфред — «Казан егетләре» (М.Гыйләҗев); Фатыйх — «Беренче театр» (Г.Камал); Түзәр — «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Шәкүр — «Яра» (А.Гыйләҗев), Гыйлемдар — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт); Тузенбах — «Өч сеңел» (А.Чехов); Сехисмундо - «Тәкъдир» П.Кальдерон һ.б.
ПРЕССА
спектакли
мнение сми
пресса
12 марта 2024
Нәрсә өчен күтәрәбез? Камал театрында – пьеса-бәхәс
пресса
23 мая 2022
«Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» яки режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең тыйнак юбилее
пресса
17 мая 2018
Мәңгелек сорау: "Тормышмы бу?.."
пресса
23 апреля 2018
«ТОРМЫШМЫ БУ?»: АГЫМГА КАРШЫ ЙӨЗӘ АЛАСЫҢМЫ…
пресса
17 апреля 2018
Җавапсыз сорау
пресса
16 апреля 2018
“ТОРМЫШМЫ БУ?” КАМАЛ ТЕАТРЫ БЕЛӘН ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ДИАГНОЗ КУЯ: МИЛЛӘТНЕҢ ДОШМАНЫ - НАДАН ХАТЫННАР
пресса
16 апреля 2018
"Тормышмы бу?" әсәре милләт язмышын күрсәтә"
пресса
22 октября 2014
Ричард III сабаклары