Россиянең атказанган артисткасы - 2010, Татарстанның халык артисты — 1991
Нуруллина Дания Нургаяз кызы 1946 елның 23 августында Казан шәһәрендә туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. Төрле үзенчәлекле характерларны оста тасвирлаучы, темпераментлы, психологик кичерешле артистка.
Рольләре: Ирина — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Сайра — «Ир-егетләр», Дания — «Илгизәр + Вера», Саҗидә — «Хушыгыз!», Гөрпинә — «Гөргөри кияүләре», Хәдичә - «Алты кызга бер кияү», Хәнифә - «Дивана» (Т.Миңнуллин); Чәчәк — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Варя — «Бер төн» (Б.Горбатов); Зәмзәмбану — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Катэ — «Хатыннар гайбәте» (К.Гольдони); Наилә — «Үзеңә хыянәт итсәң» (Д.Вәлиев); Дилфүзә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Саҗидә — «Казан сөлгесе», Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Смеральдина — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Йолдыз — «Туй алдыннан» (Х.Вахит); Гөлбану — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Сәлимә — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Мөршидә — «Мин төш күрдем» (З.Хәким); Люция — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.
КИТАП
«ДАНИЯ НУРУЛЛИНА. ГОМЕРЕМ АГЫШЛАРЫ». Әдәби-нәфис басма
ПРЕССА
Дания Нуруллина: «Мөхлисә Бубый ролен авырлык белән уйнадым: ул кызымның гомере өзелгән чакка туры килде». Шәһри Казан. 30.06.2016 ел.
спектакли
мнение сми
пресса
13 марта 2024
Дания Нуруллина: “Йөрәктәге яралар төзәлмәсә дә, тормыш дәвам итә”
пресса
14 мая 2021
Ул бик күпләрнең күңелендә милләт анасы Мөхлисә Бубый образында яши.
пресса
16 августа 2018
ИСЕМНӘРЕ ДАНИЯ
пресса
03 октября 2016
«МИН АРТЫГЫ БЕЛӘН ТЫЙНАК ИДЕМ»
пресса
18 августа 2016
ДАН ИЯСЕ ФИДАНИЯ
пресса
28 января 2012
Кемне яратты?