Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты - 1978 Татарстанның һәм Россиянең халык артисты - 1978, 1988 Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты - 1992.
Шәрәфиев Равил Шиһап улы 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Комик пландагы зур рольләре белән танылган күренекле артист. Аның образлары бик ачык сурәтләнгән көлкеле кыяфәтләре белән истә кала, шул ук вакытта төрле драматик характерлар тудырырга сәләтле, киң иҗади колачка ия оста.
Рольләре: Яхъя — «Без аерылышмабыз» (Ш.Шаһгали); Михаил — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов); Искәндәр — «Американ», Рәшит — «Назлы кияү», Галәви — «Зәңгәр шәл», Хәзрәт — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин); Герцог — «Чамасына күрә чарасы», Петруччо — «Тискәрегә авызлык» (В.Шекспир); Низам — «Җырланмаган җыр», Адәмшаһ — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал); Хаҗибәк — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Әкми — «Гөлҗамал», Балтаев — «Зифа», Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Әҗәл — «Әлдермештән Әлмәндәр», Исмәгыйль — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Рафис — «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!», Ислам — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин); Федор — «Ябырылу» (Л.Леонов); Башкин — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча); Робинзон — «Бирнәсез кыз» (А.Островский); Хәким — «Мирас» (Г.Каюм); Мәрдәнша — «Су төбендә сөйгәнем» (3.Хәким); Гыймади — «Зөләйха» (Г.Исхакый); Теодор — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш); Альмавива — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше); Антонио — «Гаугалы гаилә», (Эд.де Филиппо); Корок — «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Пантиашвили — «Ханума» (А.Цагарели); Чебутыкин — «Өч сеңел» (А.Чехов); Басилио – «Тәкъдир» П.Кальдерон һ.б.
спектакли
мнение сми
пресса
06 апреля 2023
Әҗәлгә гашыйк иттергән сәхнә остасы. Равил Шәрәфиевкә — 85!
пресса
05 апреля 2023
Равил Шәрәфиев: «Кайвакыт сорап ала белергә дә кирәк икән»
пресса
26 января 2022
Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?» - 2 өлеш
пресса
25 января 2022
Равил Шәрәфиев: «Хәзер кешеләр куркак. Куркак кешедә нинди акыл?» - 1 өлеш
пресса
04 февраля 2021
«Мин сатылмадым...»
пресса
11 апреля 2018
РАВИЛ ШӘРӘФИЕВНЕ 80 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕНДА ТАЯК АТКА АТЛАНДЫРДЫЛАР
пресса
29 марта 2018
Кайнар йөрәк Шәрәфи
пресса
04 декабря 2017
Әтәч менгән читәнгә
пресса
02 декабря 2013
Шундый ул – Равил Шәрәфиев!
пресса
16 апреля 2013
Бәхетсез илнең бәхетле артисты
пресса
08 апреля 2013
Равил Шәрәфи: Уңайлы кеше булсам, яшәү рәхәтрәк булыр иде