Искәндәрова Хәлимә Шакир кызы
Татарстанның атказанган артисты — 1992
Татарстанның халык артисты - 2020
Искәндәрова Хәлимә Шакир кызы 1940 елның 19 маенда Ташкент шәһәрендә туа. 1958 елда Пржевальск шәһәренең рус театрында эшли башлый. 1960-1963 елларда — Тула театрында. 1963 елда Татар академия театрына эшкә килә. 1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый. Төрле характердагы образлар иҗат итә.
Рольләре: Диләрә — «Карлыгач канат кага» (Х.Вахит); Ирина — «Ата хакы — Тәңре хакы» (Б.Лаврентьев); Нинучча — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо); Ирина — «Соңгы корбан», Огудалова — «Бирнәсез кыз», Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Розина — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше); Ниса — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега); Лариса — «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» (А.Гыйләҗев); Элеонора — «Хатыннар гайбәте» (К.Гольдони); Рухсара — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Анар); Майшәкәр — «Һиҗрәт», Сәхилә — «Хуҗа Насретдин», Хуҗабикә - «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт) һ.б.